Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов: “Татарстанда 92 югары уку йорты вәкиллекләреннән 34 кә калды, һәм югары мәктәптә тәртип урнаштыру дәвам итәчәк”

2008 елның 21 августы, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы мәгариф системасына инновация икътисадын формалаштыра торган мөһим фактор буларак карый. Бу турыда бүген мәгариф хезмәткәрләренең традицион республика август конференциясендә Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов хәбәр итте.
Конференция Лаеш муниципаль районында үтте, һәм аның эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Рәсәй мәгариф һәм фән министры Андрей Фурсенко, Татарстан Республикасы Президент Аппараты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының җаваплы хезмәткәрләре, министрлык һәм ведомстволар, дәүләт хакимияте федераль органнарының территориаль структуралары җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, педагогик һәм фәнни җәмәгатьчелек катнашты.
Конференциянең темасы булып, Татарстан Республикасының конкурентлыкка сәләтлелек нигезе буларак, сыйфатлы белем бирү торды.
“Без мәгариф системасына Татарстанның инновация икътисадын формалаштыра торган мөһим фактор буларак карыйбыз, - диде Рөстәм Миңнеханов, конференцияне ачып. – Бүген сыйфатлы белем – җәмгыять һәм дәүләт тотрыклы үсешенең нигезе. Илебездәге белем һәм тәрбия бирүнең иң яхшы якларын үстерү республика өчен – икътисадның динамик үсешенә, социаль тотрыклылыкка һәм халыкның байлыгын арттыруга ышаныч ул”.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, гомуми һәм һөнәри белем бирүне тәшкил итә торган инновация үсә.
Ул 185 гомуми белем бирү база мәктәпләреннән (анда азкомплектлы мәктәпләрдән дә 7 меңнән артык бала укый) челтәр төзүне аеруча билгеләп үтте (Моның өчен соңгы елларда федераль һәм республика бюджеты акчаларына 186 автобус сатып алынды).
2007 елдан башлап, республика гомуми белем бирү учреждениеләрендә финанслауның җан башына исәпләнгән норматив механизмы кертелде. Бу “акчалар укучы артыннан килә” принцибы буенча финанслауны тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.
2009 елның 1 нче гыйнварыннан башлап, Татарстан Республикасының бюджет учреждениеләре эшчеләре хезмәтенә түләүнең тармак системасын кертү педагог керткән өлешнең сыйфатын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк”, - дип саный Рөстәм Миңнеханов.
Тагын бер җитди мәсьәлә икътисадтагы реаль секторның эшче кадрлар белән тәэмин ителеше белән бәйләнгән. Республикада 13 мәгариф кластеры төзелгән. Бизнес ширкәтенең актив катнашында һөнәри белем бирү өлкәсендә дәүләти-корпоратив хезмәттәшлек турында 100 килешү гамәлгә ашырыла.
Мәгариф кластерлары һәм таләп ителгән эшче кадрлар, белгечләрне хәзерләүдә республиканың югары уку йортлары мөһим роль уйный.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгының һәм министр Андрей Фурсенконың шәхси ярдәме аркасында, югары мәктәптә тәртип урнаштыру буенча эшнең активлашып китүен билгеләп үтте. Шулай итеп, соңгы айларда 92 югары уку йорты вәкиллекләреннән 34 кә калды, һәм республикада бу эш дәвам иттереләчәк.
Мин ышанам: финанслауның һәм идарә итүнең яңа механизмнарын кертү һәм мәгариф системасында реформа ясау аның сыйфатлы үсешенә китерер, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Бу - ил сәясәтендә өстенлекле юнәлеш”.

Республика август конференциясе видеоконференция режимында үтте һәм Интернет челтәре аша күрсәтелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International