Роман Шәйхетдинов Чистай муниципаль районы Советы утырышында катнашты

2022 елның 16 феврале, чәршәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Чистай муниципаль районында булды. Эш сәфәренең максаты – район Советының хисап утырышында катнашу.

Сәфәре кысаларында Роман Шәйхетдинов «Восток» Чистай сәгать заводы эшчәнлеге белән танышты, шулай ук җирле предприятиеләр – Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатының Чистай филиалы, сыра заводы, икмәк заводы, «Чистай» ТОСЭР резидентлары, «Реглан» укыту-җитештерү предприятиесе, үзмәшгульләр күргәзмәсе белән танышты. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасарына балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә балаларны укытуда кулланыла торган цифрлы технологияләрне күрсәттеләр.

Шулай ук, «Вектор» радиокомпаниясенең генераль директоры Виктор Классен белән бергә, Роман Шәйхетдинов заманча мобиль медицина интеллекты булган телемедицина комплексында булды. Комплекс заманча флюорография белән җиһазландырылган, ул халык сәламәтлеген нәтиҗәле массакүләм скрининглау өчен кирәкле тикшеренүләрне үткәрергә мөмкинлек бирә.

Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов хисап докладында агымдагы вәзгыять, социаль-икътисадый үсеш күрсәткечләре, проблемалар һәм перспективалар турында сөйләде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары утырыш барышында районның икътисадый күрсәткечләре яхшыруын билгеләп үтте. Мәсәлән, 2021 елда тулаем территориаль продукт бәяләү буенча 24,7 миллиард сум тәшкил иткән, үсеш темпы – 106,1 процент. Район икътисадына инвестицияләр 5,5 миллиард сум күләмендә бәяләнә. Төяп җибәрелгән продукция күрсәткече буенча зур үсеш күзәтелә: 2021 елга 13,9 миллиард сумлык бәяләгәндә район предприятиеләре 19,5 миллиард сумлык продукция төяп җибәргән, үсеш темпы 146% тәшкил иткән.

Республика муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисадый үсеше рейтингында 2021 елда, республика әһәмиятендәге шәһәре – үзәге белән бергә, Чистай районы 11 нче урынны алды, бу 2020 елга караганда 3 позициягә югарырак. Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең гомуми рейтингында район 29 нчы урында – 2020 ел дәрәҗәсеннән 2 позициядә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары шулай ук районда төп капиталга инвестицияләр күләме артуга да игътибар итте (бәяләүләр буенча, 2021 елда сумма 5,5 млрд. сум тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 400 млн. сумга күбрәк (2020 – 5,1 млрд. сум), шулай ук сәнәгый җитештерүнең гомуми күләмендә инновацион производстволар өлеше 2020 елдагы 1,4тән 2021 елда 1,5 кадәр артты. Спикер ассызыклаганча, район өчен яңа тармаклар, кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү мәсьәләсе актуаль булып кала. Сүз дә юк, моңа алга киткән социаль-икътисадый үсеш территориясе буларак шәһәр статусы, компанияләр өчен салым ташламалары, эре сәнәгать мәйданчыклары һәм парклар булу да ярдәм итәчәк.

Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, Татарстанда 2021 елда 44 республика программасы, 12 федераль проект, 6 дәүләт программасы, шулай ук 96 млрд. сумнан артык суммага программадан тыш чаралар гамәлгә ашырылган. "Чистай районында республика программаларын гамәлгә ашыру кысаларында капиталь ремонт һәм төзелеш буенча планлаштырылган барлык объектлар да тәмамланган. 2022 елда район җитәкчелегенә бу юнәлештә актив эш алып барырга кирәк", - дип билгеләп үтте нотыкчы.

Соңыннан Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары район һәм авыл җирлекләре җитәкчелегенә, депутатларга, предприятие җитәкчеләренә һәм Чистай районы халкына көндәлек хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде һәм бүләкләү тантанасында катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International