Безнең ил 23 февральдә Ватанны саклаучы көнен билгеләп үтә. Бу бәйрәм –чын мәгънәсендә бөтен халык бәйрәме. Ул сугыш елларында Ватанны нык һәм батырларча саклаган, илнең бәйсезлеген кайнар нокталарда яклаган, бүген Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында Ватан чикләрен саклаган һәркемгә чиксез хөрмәт символы булды.
Үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгән, яшь буынны патриотизм рухында тәрбияләгән армия һәм флот ветераннарына аерым рәхмәт.
Бүген без, элеккечә үк, тыныч тормышыбызны саклауның ышанычлылыгына ышанабыз. Россия Федерациясе Кораллы көчләренең кадрлар составы ныгый, офицер һәм солдатларның профессиональ белеме яхшыра, хәрби бүлекчәләрнең матди-техник җиһазланышы ныгый.
Татарстан Республикасы да илнең оборона сәләтен арттыруга сизелерлек өлеш кертә. Илнең хәрби-сәнәгать комплексына керүче Татарстан предприятиеләренең югары потенциалы, армия һәм флотны заманча кораллар һәм техника белән тәэмин итеп, иң катлаулы оборона заказларын үтәргә мөмкинлек бирә.
Бәйрәм белән сезне, хөрмәтле Ватанны саклаучылар! Бу тантаналы көндә сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим. Безнең өстебездә һәрвакыт тыныч күк йөзе булсын.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А. В. Песошин