2022 елда Татарстанда 2 млн 755 мең метр торак, шул исәптән 148 күп фатирлы инвестицион торак йорт, 56 йорт – ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондының инвестицион программасы кысаларында һәм 12 454 йорт индивидуаль торак төзелеше линиясе буенча файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бүген бу хакта брифингта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.
Брифинг ТР Хөкүмәте Йортында узды, шулай ук интернет аша трансляцияләнде. Видеоконференцэлемтә режимында брифингта муниципаль районнар да катнашты.
Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы хәбәр иткәнчә, 2022 елда республика программалары буенча 677 гаилә торак алырга тиеш, шул исәптән 600 ятим бала, 22 күп балалы гаилә һәм 50 яшь гаилә, шулай ук 5 аерым категория гражданнар вәкилләре.
«Быел капиталь ремонт программасы гомуми мәйданы 4 млн 756 мең квадрат метр булган 760 күп фатирлы йортны үз эченә алачак. Программаның финанс күләме – 6 млрд. 430 млн. сум», - дип хәбәр итте Марат Айзатуллин һәм финанслауның зур өлешен гражданнар акчалары тәшкил итә, дип өстәде.
Агымдагы 2022 елда Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү һәм торак төзелеше буенча 44 республика программасын тормышка ашыру планлаштырылган.
Сезнең сорауларыгызга җавап биреп, шуны билгеләп үтәсем килә, республика үз өстенә алган йөкләмәләрне тулысынча үтәү өчен барысын да эшләячәк», — дип ассызыклады Марат Айзатуллин.
Белешмә өчен:
2022 елда Татарстанда социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау, коммуналь инфраструктураны һәм торак төзелешен модернизацияләү кысаларында 44 республика программасын һәм илкүләм проектын гамәлгә ашыру планлаштырыла. Финанслауның гомуми күләме – якынча 47 млрд. сум.
Шулай ук ТР Төзелеш министрлыгы линиясе буенча 7 илкүләм проект һәм 5 дәүләт программасы буенча эшләр алып барыла, алар кысаларында 207 объект һәм 12,5 мең кв. метр авария хәлендәге торак фонды реализацияләнәчәк.
Акча шул исәптән мәгариф, сәламәтлек саклау, мәдәни билгеләнештәге, яшьләр һәм спорт, шулай ук авыл инфраструктурасы объектларына юнәлдереләчәк.
Торак төзелеше программалары турында. Татарстан, гадәттәгечә, иң зур торак төзелеше күләме булган төбәкләр исәбенә керә. Соңгы 3 елда Татарстанда якынча 2 млн 600 мең кв. метр торак файдалануга тапшырыла. 2021 елда без 3 млн. кв. метрдан артык торак файдалануга тапшырылган – бу Идел буе федераль округы буенча – беренче, Россиядә 6 нчы урын. 2022 ел нәтиҗәләре буенча 2 млн 755 мең кв. м торак файдалануга тапшыру планлаштырыла. Бу – 148 күп фатирлы инвестицион торак йорты, «ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» НО инвестицион программасы кысаларында 56 йорт һәм шәхси торак төзелеше линиясе буенча 12 454 йорт каралган.
Республикада берничә ел дәвамында аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча 4 программа эшли. Быел 677 гаилә торак алырга тиеш, шул исәптән 600 ятим бала, 22 күп балалы гаилә һәм 50 яшь гаилә, шулай ук аерым категория гражданнарның 5 вәкиле.
Быел капиталь ремонт программасы гомуми мәйданы 4 млн 756 мең квадрат метр булган 760 күп фатирлы йортны үз эченә алачак. Программаның финанс күләме – 6 млрд. 430 млн. сум, исегезгә төшерәбез, бу программа республикада 2008 елда старт алды, һәм шул вакыттан бирле 11 508 йорт ремонтланган, аларда 2 млн. татарстанлы яши.
Гомумән алганда, социаль-мәдәни объектларны төзү, реконструкцияләү, капиталь ремонтлау, авылларда программалар, инженерлык инфраструктурасын модернизацияләү буенча республика программалары үз эченә 3,5 меңнән артык объектны ала.
Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә 2,4 млрд. сумлык 6 программа гамәлгә ашырыла. Программалар барысы республиканың 45 муниципаль берәмлеген колачлый.
Территорияләрне төзекләндерү кысаларында республикада уңайлы шәһәр тирәлеген үстерү программасы гамәлгә ашырыла. Аңа 67 парк һәм сквер керә. Әлеге объектларны төзекләндерү республика һәм федераль акчаларны финанслау хисабына алып барыла һәм 3,4 млрд. сум тәшкил итә.
Капиталь ремонт өлкәсендә иң зур блок – мәгариф (4 программа). Барлыгы 7,07 млрд.сумлык 119 мәктәп, 22 балалар бакчасы, 11 ресурс үзәген ремонтлау планлаштырыла.
Сәламәтлек саклау өлкәсендә фельдшер-акушерлык пунктларын, патологоанатомия бүлекләрен төзү һәм сәламәтлек саклау объектларын капиталь ремонтлау программасы буенча 32 объект ремонтланачак. Шул ук программа 54 сәламәтлек саклау объектын төзүне дә күздә тота.
Стационарларны төзү һәм капиталь ремонтлау программасы кысаларында 26 медицина учреждениесе ремонтланачак һәм 7 объект төзеләчәк.
Мәдәният өлкәсендә 7 объект төзеләчәк, шулай ук 5 балалар сәнгать мәктәбе һәм 9 авыл мәдәният йорты төзекләндереләчәк.
Яшьләр сәясәте линиясе буенча 4 программа гамәлгә ашырылачак. Капиталь ремонт 8 яшьләр үзәге, 11 яшүсмерләр клубы, 6 лагерь, шулай ук быел старт алган яңа программа буенча 15 психологик-педагогик ярдәм үзәге биналарына кагылачак. Республиканың 6 районында 6 балаларны савыктыру лагере төзеләчәк.
Спорт өлкәсендә эшләр 2 программа буенча алып барыла. Модульле чаңгы базалары һәм универсаль спорт мәйданчыклары төзү программасын тормышка ашыру дәвам итә. Быел торак пунктларда 4 яңа мәйданчык һәм бер блок-модульле чаңгы базасы, шулай ук 6 ябык футбол манежы барлыкка киләчәк. Тагын 24 спорт объекты капиталь ремонтланачак.
«Авыл хуҗалыгы» тармагында 4 программа гамәлгә ашырыла, бу – ветеринария идарәләре карамагындагы учреждениеләр һәм авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре биналарына капиталь ремонт ясау, аңа 50 млн. сумлык 13 блок-модульле пункт төзү – 50 млн. сумлык, 15 млн. сумлык 12 Россия авыл хуҗалыгы үзәкләре биналарына капиталь ремонт ясау.