Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан «Санлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режимны билгеләү һәм цифрлы инновацияләр өлкәсендә эксперименталь хокукый режим программасын раслау һәм югары автоматлаштырылган транспорт чараларын эксплуатацияләү турында» карар кабул ителде. Программаны Яндекс компаниясе һәм Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгы бергәләп эшләгәннәр.
Кабул ителгән карар нигезендә (ул 20 эш көненнән үз көченә керәчәк) Иннополиста пилотсыз такси сынау нигезендә салонда инженер-сынаучыдан башка эшли алачак – кирәк булган очракта оператор читтән тоташачак. Шулай итеп, Россия тулысынча пилотсыз такси эшләтеп җибәрү мөмкин булган дөньяда өченче ил булачак. Шулай ук пилотсыз машиналар Иннополиста тулаем коммерция сервисы буларак эшли алачак.
Яндексның пилотсыз таксилары 2018 елның августында Иннополиста пассажирлар йөртә башлады. Шуннан бирле алар 26 меңнән артык тапкыр йөреш ясалган. Шәһәр халкының сораштыруы нигезендә, аларның яртысыннан артыгы пилотсыз такси белән даими – аена берничә тапкыр һәм ешрак йөри, гадәттә, аны эшкә, укуга, спортзалга һәм кибеткә бару өчен кулланалар. «Пилотсызлар» Иннополиста атнага җиде көн, иртәнге алтыдан кичке унберкә кадәр эшли. Сервисны Go Яндекс кушымтасы аша файдаланырга мөмкин.
«Бүген Иннополисны пилотсыз автомобильләрдән башка күз алдына китерү кыен. Алар шәһәр халкы өчен гадәтигә әйләнде. Ә туристлар өчен – безнең визит карточкасы. 3,5 еллык сынау режимы эчендә Иннополиста пилотсыз машиналар куркынычсызлыкның иң югары дәрәҗәсен күрсәттеләр – пилотсыз автомобиль гаебе белән юл-транспорт һәлакәтләренең бер генә очрагы да юк. Бу безнең өчен, шәһәр хакимияте буларак, аеруча мөһим. Һәм без технологиянең яңа техник, хокукый һәм куллану дәрәҗәсенә чыгуына шатбыз», - дип билгеләп үтте Иннополис мэры Руслан Шагалиев.
«Югары технологияле транспорт өлкәсендә хокукый чикләүләр булмаган территория нәкъ менә Иннополиста төзелүе мөһим, ул бүген программа белән тәэмин итү һәм мәгълүмат системаларын эшләү мәйданчыгы гына түгел, ә реаль эксплуатация режимында технологияләрне тестлау мәйданчыгы да булып тора, – дип ассызыклады Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов. – Хәзерге вакытта Иннополиста башка эксперименталь хокукый режимнар кертү дә эшләнә».