Роман Шәйхетдинов Үзбәкстан Республикасына рәсми визит белән килде

2022 елның 22 марты, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Үзбәкстанга рәсми визит белән килде. Татарстан делегациясе составында шулай ук «Иннополис» МИЗ генераль директоры Ринат Хәлимов, Иннополис шәһәре мэры Руслан Шаһалиев, Иннополис Университеты ректоры Александр Тормасов һәм башкалар бар. Сәфәр кысаларында кабул итүче як вәкилләре белән берничә эшлекле очрашу үткәрелде.

Үзбәкстан Республикасының инновацион үсеш министры Ибраһим Абдурахманов белән Ташкентта очрашуда яклар Иннополис Университеты базасында цифрлы трансформация өлкәсендә Үзбәкстан югары уку йортларының 30дан артык проректоры һәм мөгаллимнәрен әзерләү, шулай ук кече инновацион компанияләр һәм стартапларның чишелешләрен, шул исәптән министрлыкның IT-платформасында алга таба этәрү өчен уртак чаралар үткәрү турында килештеләр.

Үзбәкстан Республикасының мәгълүмати технологияләр һәм коммуникацияләр үсеше министры Шерзод Шерматов белән очрашу Ташкент өлкәсендә «Аструм» IT-академиясе мәйданчыгында узды. Биредә Иннополиста читтән торып эшләү өчен Үзбәкстаннан IT-белгечләрне яллау мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Очрашу кысаларында Иннополис шәһәре һәм «Аструм» IT-академиясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Яклар Иннополис һәм «Иннополис» махсус икътисади зонасы территориясендә инновацияле һәм стартап-проектларны гамәлгә ашыру турында килештеләр. Шулай ук Үзбәкстанда Иннополис белән охшаш IT-җирлек булдыру проекты гамәлгә ашырылачак.

IT-академия мәйданчыгында «Иннополис» МИЗ һәм Үзбәкстанның IT-паркы арасында хезмәттәшлек турында меморандум кысаларында юл картасы имзаланды.

Роман Шәйхетдинов шулай ук Татарстан Республикасы һәм Үзбәкстан Республикасының төбәкара хезмәттәшлеге буенча түгәрәк өстәлдә катнашты, анда Иннополис Университеты белән Инха университеты (Ташкент шәһәре) арасында академик хезмәттәшлек һәм «Иннополис» МИЗ һәм Бердәм гомумреспублика процессинг үзәге арасында хезмәттәшлек турында меморандум кысаларында юл картасы белән үзара аңлашу турында меморандумга кул куелды. Түгәрәк өстәл нәтиҗәләре шулай ук Иннополис Университетының «Үзбәкнефтегаз» һәм «Sanoat Energetika Guruhi» компанияләре белән фәнни-техник хезмәттәшлеге турында килешүләр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International