Татарстанда 2022 елгы торак төзелеше планы 29%ка үтәлгән – 797 мең кв. метр торак төзелгән

2022 елның 26 марты, шимбә

Татарстан Республикасында 2022 елгы торак төзелеше планы 29%ка үтәлгән - 797 мең кв. метр торак төзелгән. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы социаль-мәдәни объектлар төзелеше буенча республика программаларын, илкүләм проектларны гамәлгә ашыру, аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү һәм торак төзелеше барышы турында сөйләде.

Әйтик, төзелгән 797 мең квадрат метр торакның шәхси торак төзелеше буенча алда бара – аңа барлык күләмнең яртысыннан артыгы туры килә. Статистик хисап мәгълүматларына караганда, 4 243 йорт әзер, ягъни планның 34%ы әзер. Шәхси торак төзелешендә еллык план 12 мең 454 йорт тәшкил итә.

Социаль ипотека буенча еллык күрсәткечләр 49%ка диярлек үтәлгән – 73 мең кв. метр тапшырылган.

Коммерциячел төзелеш өлешендә 151 мең кв. м мәйданлы 39 күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган – үтәлеш 16% тәшкил итә.

Марат Айзатуллин төзүчеләргә һәм подрядчыларга төзелеш мәйданнарында язгы ташуга каршы чаралар оештыру кирәклеге турында искәртте.

Ул шулай ук аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программасын гамәлгә ашыру турында да сөйләде. 2022 елда ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасында 600 кеше катнаша.

"Биш һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр" категориясе буенча 19 сертификат рәсмиләштерелгән. Әлеге категория буенча барлыгы 22 гаилә алды.

Тагын 50 кеше яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасына керә.

Мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күченүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясе буенча 25 мартка 2 сертификат рәсмиләштерелгән.

Республикада илкүләм проектлар кысаларында 105 объект төзү һәм капиталь ремонт ясау планлаштырылган.

«Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча – 37 объект. Бу – «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты буенча 27 җәмәгать пространствосын төзекләндерү.

Шул ук вакытта 6 иҗтимагый киңлек кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр конкурсында җиңүче булды. Алар буенча подрядчылар әзерлек эшләренә керешә.

Агымдагы 2022 елда федераль һәм республика программалары кысаларында барлыгы 65 объект төзекләндерелергә тиеш. «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектына шулай ук Нурлат шәһәре өчен «Чиста су»федераль проекты буенча су алу узелы булган су белән тәэмин итү системасын төзү дә керә. Хәзер объектта әзерлек эшләре бара.

«Торак фондының яшәү өчен яраксызлыгын тотрыклы киметүне тәэмин итү» федераль проекты буенча быел 841 кешене күчерергә кирәк булачак. Бүгенге көндә 170 кеше күчерелгән.

«Экология» илкүләм проекты – «Иделне савыктыру» федераль проекты кысаларында Казан шәһәрендә биологик чистарту корылмаларын реконструкцияләү бара. Моннан тыш, «Чиста ил» федераль проекты буенча Казанда Самосырово полигоны рекультивацияләнә.

«Мәгариф» илкүләм проекты кысаларында Тукай районында «Заманча мәктәп» федераль проекты буенча 100 урынга исәпләнгән мәктәп төзү планлаштырыла.

Шулай ук республиканың Апас һәм Баулы районнары мәктәпләрендә 2 спорт залында эшләр башкарыла, аларны ремонтлау «Һәр баланың уңышы» федераль проекты белән каралган.

«Демография» илкүләм проекты буенча Казанда балалар бакчасы төзү планлаштырыла.

«Мәдәният» илкүләм проекты турында сөйләгәндә, Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, «Мәдәни мохит» федераль проектына 11 объект кертелгән. Алар арасында иң зурлары – Түбән Камада яшь тамашачы театры һәм Буа шәһәрендәге район мәдәният йорты.

«Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» милли проекты буенча быел Югары Ослан районында «Тубетей Тауэр» объекты өчен территорияне төзекләндерү һәм инфраструктура төзү планлаштырыла.

Республика программалары һәм илкүләм проектлар белән беррәттән, ТР Төзелеш министрлыгы 6 дәүләт программасын гамәлгә ашыруда катнаша. Аларда 104 объект кертелгән. Шуларның 66сы – мәктәпләр («Мәгарифне үстерү» дәүләт программасы объектлары). Агымдагы елда, республика программасын исәпкә алып, Татарстанда 119 мәктәп ремонтланачак.

«Мәдәниятне һәм туризмны үстерү» дәүләт программасы буенча Чаллыда «Мастеровые» рус драма театры төзелә.

Республикада авыл территорияләрен комплекслы үстерү буенча җитди программа чаралары планлаштырылган. Аларга 16 объекттагы эшләр керә. Бу шул исәптән: 3 мәгариф объекты төзелеше һәм бер мәдәният объектын ремонтлау; 5 инженер челтәрен модернизацияләү; комплекслы торак төзелеше өчен 7 мәйданчыкны төзекләндерү.

«Су хуҗалыгы комплексын үстерү» дәүләт программасы ике юнәлеш буенча тормышка ашырылачак: 14 гидротехник корылманы ремонтлау һәм Кама Тамагында Куйбышев сусаклагычының ярларын ныгыту.

«Ватанны саклаганда һәлак булганнарның истәлеген мәңгеләштерү» дәүләт программасы 4 хәрби каберлекне торгызуны күздә тота.

«Физик культура һәм спортны үстерү» дәүләт программасы кысаларында Зеленодольск районы һәм Казан мәктәпләренең спорт мәйданчыклары өчен җиһазлар сатып алу планлаштырыла.

Хезмәтне саклау өлкәсендәге чараларга килгәндә, Марат Айзатуллин хәбәр иткәнчә, мәйданчыкларда контроль-күзәтчелек чараларын үткәрү туктатылмый. Ел башыннан 159 тикшерү Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үткәргән, аларның нәтиҗәләре буенча 330 мең сумлык 6 карар чыгарылган.

Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар көче белән 229 тикшерү үткәрелгән.

Баш инвестиция-төзелеш идарәсе үз мәйданнарында 315 тикшерү чарасы оештырды.

Ачыкланган хокук бозуларның күбесе оператив рәвештә бетерелә: ел башыннан төзелеш мәйданнарында теркәлгән 187 хокук бозу очрагының 175е оператив рәвештә бетерелгән.

1 апрельдән республикада «Чиста төзелеш» чарасы старт ала, ул 2 ай дәвам итәчәк. Бу – гомумреспублика санитар-экологик ике айлыгының состав өлеше. Чараның максаты – шәһәр һәм торак пунктлар территорияләрен чисталыкны тәэмин итү һәм пычратуга юл куймау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International