Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз беренче утырышында Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән чыгыш ясады.
Исегезгә төшерәбез, документ ТР Дәүләт Советына 8 апрельдә керде һәм Дәүләт Советының барлык комитетларында профильле юнәлешләр буенча фикер алышынды. Әлеге мәсьәләнең мөһимлеген исәпкә алып, республиканың муниципаль районнары һәм шәһәр округлары башлыклары ТР Дәүләт Советы утырышында видеоконференцэлемтә режимында катнаша.
Татарстан Республикасы Премьер-министрының Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарының 2021 елдагы эшчәнлеге нәтиҗәләре турында хисап белән ясаган чыгышыннан тезислар.
"Дөнья базарларында энергия ресурсларына бәяләрнең волатильлеге, валюта курсы һәм катлаулы эпидемиологик вәзгыять булуга карамастан, федераль һәм республика ярдәм чаралары, предприятиеләр эшчәнлеген активлаштыру аркасында, 2021 ел ил һәм республика икътисадын пандемиягә кадәр дәрәҗәгә кире кайтару белән характерланды.
Республиканың тулай төбәк продукты, бәяләүләр буенча, үсеш темпы 103,8% булганда, 3 трлн 355 млрд. сум тәшкил итте.
Төп капиталга инвестицияләр күләме 683 млрд. сумнан артып киткән (683,3), ягъни 2020 елга карата чагыштырма бәяләрдә 105,5%.
Икътисадый үсешнең төп факторлары: сәнәгать производствосының яңа куәтләрен гамәлгә кертү; система барлыкка китерүче предприятиеләрне йөкләү; нефть продуктларын, химия продукциясе, машина төзелеше җитештерү күләмнәрен арттыру; нефть чыгаруны этаплап арттыру, шулай ук куллану базарын торгызу.
Төзелеш тармагы да зур үсеш күрсәткән, ул 3 млн.кв. метрдан артык торак тапшыруны тәэмин иткән.
Шул ук вакытта җәмәгать туклануы һәм авыл хуҗалыгы өлкәсе пандемиягә кадәр дәрәҗәгә дә ирешә алмады.
Моннан тыш, узган елгы корылык тулаем агросәнәгать комплексы нәтиҗәләренә тискәре йогынты ясады.
Ләкин хәтта катлаулы шартларда да республика илдә алдынгы урыннарны биләвен дәвам итә: сөт буенча 1 нче урында; бәрәңге буенча 2 нче урында; терлек һәм кош ите буенча 6 нчы урында; йомырка җитештерү буенча 7 нче урында.
Ел нәтиҗәләре буенча хезмәт базарына ярдәм итү чаралары эшсезлекне 3,5 тапкыр киметте һәм реаль хезмәт хакы 106% ка артуы тәэмин ителде.
Икътисадны чагыштырмача тотрыкландыру нәтиҗәсендә республика территориясеннән барлык дәрәҗәдәге бюджетларга 1 трлн 350 млрд. сум тирәсе акча берләштерелгән.
Татарстанның берләштерелгән бюджетына 336 млрд. 89 млн. сум салым һәм салым булмаган керемнәр кергән. Бу беренче чиратта социаль әһәмияткә ия булган чыгымнарны финанслауны тәэмин итәргә, илкүләм проектларны һәм республика программаларын гамәлгә ашыруны дәвам итәргә мөмкинлек бирде.
Тормыш сыйфатын арттыру һәм уңай мохит формалаштыру максатларында 44 республика программасы, 12 федераль проект һәм 6 дәүләт программасы, программадан тыш чаралар гамәлгә ашырылды.
Әлеге юнәлешләр буенча инфраструктура объектларына капитал салуларның гомуми күләме узган ел 96,5 млрд. сумнан артып киткән. Бу акчалар 4 меңнән артык объектны төзергә һәм капиталь ремонтларга мөмкинлек бирде.
17 яңа балалар бакчасы һәм 7 мәктәп, 54 фельдшер-акушерлык пункты һәм 6 сәламәтләндерү лагере үз ишекләрен ачты.
70 иҗтимагый киңлек һәм 1 076 ишегалды төзекләндерелде.
959 күп фатирлы йорт, 49 балалар бакчасы һәм 43 мәктәп ремонтланды. 196 мәктәптә азык-төлек блоклары модернизацияләнгән.
Шулай ук 23 участок хастаханәсе һәм 23 стационар, 20 спорт мәктәбе, 14 яшьләр үзәге, 11 яшүсмерләр клубы һәм 6 лагерь ремонтланды.
Бу һәм башка күп кенә объектлар республика халкын сыйфатлы социаль инфраструктура белән тәэмин итүне сизелерлек яхшыртырга мөмкинлек бирә.
Юл эшләре күләме сизелерлек артты. Бу максатларга бүлеп бирелгән 97 млрд. сум 91 км юл төзергә һәм 854 км юл ремонтларга; 6 яңа күпер төзергә һәм тагын 6 күпер ремонтларга; 47 км дан артык озынлыкта гаилә фермаларына һәм терлекчелек комплексларына 30 юлны төзекләндерергә мөмкинлек бирде.
Бакчачылык ширкәтләренә 21 керү юлы төзелгән.
Узган ел берьюлы берничә зур күләмле инфраструктура проектын гамәлгә ашыру башланды. Бу - Идел аша күпер кичүе белән М-12 «Мәскәү-Түбән Новгород-Казан» тиз йөрешле автомобиль юлы; Горький шоссесы дублеры, Вознесенский тракты һәм Зур Казан боҗрасы участогы; М-7 "Идел" Чаллы һәм Түбән Каманы әйләнеп узу юлында Кама аша күпер; Алексеевск-Әлмәт участогында Шәле-Баулы.
Агымдагы елда социаль-мәдәни өлкә объектларын төзү һәм капиталь ремонтлау буенча барлык төп программалар, шул исәптән «Безнең ишегалды» программасы да сакланган.
2021 ел дәвамында федераль үзәк һәм Сезнең белән хезмәттәшлектә Татарстанның социаль-икътисади мөмкинлекләрен саклап калу һәм үстерү буенча чаралар тулы күләмдә тәэмин ителде.
Төп нәтиҗәләрне җентекләп тикшерү республика министрлыкларының һәм ведомстволарының еллык тармак коллегияләрендә, муниципаль берәмлекләрнең хисап сессияләрендә булды, анда депутатлар корпусы актив катнашты.
Узган ел без эшләгән шартлар, нигездә, дөнья базарларында пандемия һәм волатильлек чикләүләрен үтеп, сизелерлек үзгәрде.
Илебезгә моңарчы күрелмәгән санкция басымы нәтиҗәсендә яңа таләпләр барлыкка килде. Барлык хакимият органнары һәм оешмаларның координацияләнгән эше өчен кыска вакыт эчендә икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү планы әзерләнде һәм Оператив штаб төзелде.
Беренче чираттагы бурычлар булды:
Беренчедән, халыкны беренче чиратта кирәкле товарлар белән тәэмин итү.
Икенчедән, халыкны эш белән тәэмин итү һәм халыкка ярдәм итү программаларын саклап калу.
Өченчедән, яңа логистик һәм җитештерү чылбырларын булдыру аша системалы эшләүче оешмаларның өзлексез эшләвен тәэмин итү.
Дүртенчедән, аеруча мөһим инфраструктураның эшкә сәләтлелеген тәэмин итү һәм бизнеска яңа шартларга җайлашу өчен ярдәм итү. Һәр юнәлештә тукталам.
Февраль азагы - март башында сәүдә челтәрләрендә сатып алучыларның күпләп җыелуы теркәлгән, алар, барыннан да элек, озак саклана торган товарларны запаска алганнар. Бу чорда товарларны киштәләргә өзлексез китереп торуны тәэмин итү өстенлекле бурыч булып тора.
Көндәлек мониторингның җайга салынган системасы ярдәмендә кибетләргә һәм бүлү үзәкләренә беренче чиратта кирәкле товарларны китерү җитәрлек күләмдә тәэмин ителгән.
Социаль өлкә һәм республиканың икмәк-күмәч предприятиеләре ихтыяҗлары өчен шикәр һәм он резерв фонды булдырылды, җитештерүчеләргә чыгымнарны килограммына 4,5 сумга кадәр компенсацияләү белән социаль икмәкләр җитештерүгә ярдәм итү чаралары сакланды.
Хәзер, контроль-касса техникасы мәгълүматларын анализлау нәтиҗәләре буенча, озак саклана торган продуктларны ваклап сату стабильләште һәм уртача куллану күләме дәрәҗәсендә тора, дип әйтергә була.
Сәүдә объектлары гадәттәгечә эшли. Бүлү үзәкләрендә ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен запаслар җитәрлек.
Азык-төлек куркынычсызлыгы мәсьәләсенә зур игътибар бирелә. Агымдагы ел уңышы өчен 480 мең гектарга якын мәйданда көзге культуралар чәчелде. Язгы чәчү өчен орлыклар белән тәэмин ителеш 115% тәшкил итә. Импортка бәйлелекне булдырмау максатларында үзебезнең техник, яшелчә культуралары орлыкларын һәм үсемлекләрне саклау чараларын тәэмин итүчеләр исемлеге формалаштырылды. Ашлама хуҗалыкларга элек расланган график нигезендә җибәрелә. Язгы кыр эшләрен башкару өчен барлык техника да тулы күләмдә әзерләнгән.
Агымдагы шартларда Татарстан үзен тулысынча терлекчелек продукциясе белән тәэмин итә. 19 марттан башлап гадәттәгечә авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлады, анда халык сыйфатлы продуктлар сатып ала. Ярминкәләрдә товарларга ихтыяҗ мониторингы нәтиҗәләре буенча, кайбер позицияләр буенча тәэмин итү оператив рәвештә төзәтелә. Продукция арзан бәяләрдән дә, шул исәптән республика бюджетыннан фермерларга продукцияне ярминкәләргә китерү буенча транспорт чыгымнарын компенсацияләү хисабына да җитәрлек.
Өстенлекле бурыч - халыкны эш белән тәэмин итү. 20 нче апрельгә теркәлгән эшсезләр саны 10 702 кеше тәшкил итә.
Федераль Хөкүмәтнең резерв фондыннан Татарстанга 856 млн. сум каралган, шул исәптән эштән азат ителү куркынычы янаган 11 меңгә якын хезмәткәрне вакытлыча эш белән тәэмин итүгә һәм эшсез гражданнар өчен җәмәгать эшләренә; һөнәри белем алуга һәм өстәмә белем алуга, тагын 3,5 мең сәнәгать предприятиесе хезмәткәренә.
Шул ук вакытта, продукция җитештерүдә чит ил комплект өлешләре кулланыла торган предприятиеләр хезмәткәрләреннән азат ителүне исәпкә алып, хезмәт базарында киеренкелек куркынычы саклана. Шуңа күрә көн саен мониторинг алып барыла, ул килеп туган хәлгә оператив рәвештә реакция белдерергә мөмкинлек бирә. Мәсьәлә контрольдә тотыла.
Шактый ресурслар халыкка ярдәм итүгә юнәлтелә. Барлык социаль ярдәм чаралары да тулы күләмдә тормышка ашырыла. Бурыч – күп балалы, аз тәэмин ителгән гаиләләргә, инвалид балалары булган гаиләләргә, авыр финанс хәлендә калучыларга ярдәм итү. Татарстан, гаиләләр ихтыяҗын комплекслы бәяләүдән чыгып, төбәк программаларының адреслылыгын гамәлгә кертүгә күчкән илнең беренче төбәкләреннән берсе. Республикада һәр икенче сум балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлтелә. Шул исәптән республика бюджеты хисабына авылда яшәүче хатын-кызларга, бала туганда, бер тапкыр бирелә торган түләүләр дәвам итә.
Шулай ук республика бюджетыннан керемнәре яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә бирелә: 3 яшькә кадәрге балаларга дару чараларына елына 10 мең сумлык электрон сертификат; яңа туган балалар өчен кирәк-яраклар комплектлары; ә күп балалы гаиләләргә балалар бакчасы өчен түләү тулысынча компенсацияләнә.
Авыр тормыш хәлен җиңүдә гражданнарга ярдәм итү максатыннан елдан-ел социаль контракт төзү тәҗрибәсе киңәя бара. 2022 елда пай җирләре шактый зур күләмдә булган аз керемле авыл халкы да әлеге инструменттан файдалана алачак.
Моннан тыш, социаль контракт төзегәндә индивидуаль эшкуарлык эшчәнлеген гамәлгә ашыру өчен бер тапкыр бирелә торган түләү күләме ике тапкыр – 150 мең сумга кадәр арттырылган.
Санкция басымы нәтиҗәләрен йомшарту максатыннан предприятиеләр белән кире элемтә җайга салынган. Килеп туган проблемаларны хәл итү буенча тәкъдимнәр оператив рәвештә федераль органнарга җибәрелә, аларның күбесе тормышка ашырыла инде.
Бу, мәсәлән, дәүләт сатып алулары системасын шартнамәләргә, аванс күләменә һәм эш өчен түләү срокларына төзәтмәләр кертү өлешендә гадиләштерү. Һәм:
тикшерүләр үткәрү, банкротлык турында эшләр кузгатуга һәм штраф санкцияләренә мораторий кертелде;
мәҗбүри маркировкаланырга тиешле азык-төлек продукциясенең номенклатурасын киңәйтү вакытлыча туктатылды;
система барлыкка китерүче предприятиеләр исемлегенә кертү сроклары кыскартылды һәм аларның финанс ярдәме тәэмин ителде;
параллель импорт рөхсәт ителә.
Сүз дә юк, мондый чаралар эре предприятиеләрнең дә, кече һәм урта бизнес предприятиеләренең дә тотрыклы икътисади үсешен саклауга юнәлдерелгән.