ТР Хөкүмәте Йортында Татарстанда юл эшләре программасын гамәлгә ашыру буенча брифинг узды

2022 елның 4 мае, чәршәмбе

Татарстанда юл эшләре программасын гамәлгә ашыру турында бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган брифингта ТР транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләде.

2022 елда Татарстан Республикасының юл эшләре программасына 46 млрд. сум каралган, шул исәптән 1,25 млрд. сумы – муниципаль юл фонды акчалары. Барлыгы 52,5 км юл салу, 610,3 км юлны ремонтлау планлаштырыла.

Республика территориясе аша узучы федераль юлларда 2022 елда «Идел» М-7 автомобиль юлының 735  – 771 км участогын һәм Казан аэропортына керү юлын реконструкцияләү дәвам итәчәк, Түбән Кама һәм Чаллы шәһәрләрен әйләнеп чыгу участогында М-7 «Идел» автомобиль юлы төзелеше башланачак, Кама елгасы аша күпер кичүе белән 113,7 км юл участогы ремонтланачак.

Министр сүзләренә караганда, быел бакча ширкәтләренә 14 керү юлы ремонтланачак. "Гомуми озынлыгы 30 км булган 12 фермер хуҗалыгына керү юлларын төзекләндерү һәм 25 км озынлыктагы бакчачылык ширкәтләренә керү юлларын ремонтлау планлаштырыла", - дип сөйләде Татарстан Республикасы Транспорт һәм юллар хуҗалыгы министрлыгы башлыгы.

Ул билгеләп үткәнчә, быел юл-урам челтәрен ремонтлау буенча төп өч социаль программа гамәлгә ашырылачак. Шулай итеп, торак пунктлардагы юлларга вак таш-ком катламы салу планлаштырылган. Аерым алганда, 150 км юл ремонтланачак. Бу максатларга республика бюджетыннан 1 млрд. сум бүлеп бирелгән. Моннан тыш, 312 км озынлыктагы торак пунктларның асфальт-бетон өслеген ремонтлау планлаштырыла. Шулай ук гомуми озынлыгы 120 км. дан артык булган торак пунктларның юл-урам челтәрен төзекләндерү күздә тотыла. Финанслау 1 млрд. 250 млн. сум тәшкил итә.

«Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында агымдагы елда төбәк әһәмиятендәге 31,4 км юлны ремонтлау планлаштырыла. Финанслау республика бюджетыннан 488,9 млн. сум тәшкил итә. Моннан тыш, Казан агломерациясенең 33,8 км юлын ремонтлау планлаштырыла, шул исәптән 8,4 км – Казан урамнары, 25,4 км – төбәк юллары. Финанслау – 2,6 млрд. сум, шул исәптән 604,2 млн.сумы – федераль бюджет акчалары, 2 млрд. сумы – республика бюджеты акчалары. 2,6 км озынлыктагы реконструкция һәм 20,3 км юлны ремонтлауга республика бюджетыннан 1,36 млрд. сум бүлеп биреләчәк. Тагын 480 млн. сум республика бюджетыннан Түбән Кама агломерациясендәге 3,14 км юлны капиталь ремонтлау өчен бүлеп бирелә.

Шулай ук ЮХИДИ идарәсе белән килештерелгән юл хәрәкәте иминлеген арттыру буенча чаралар оештырыла. Аерым алганда, автомобиль юлларының 13 участогында 100 млн. сумга тротуарлар төзү планлаштырыла.

Фәрит Хәнифов хәбәр иткәнчә, быел Татарстанда М-12 Мәскәү – Казан трассасы төзелешенә 100 млрд. сумнан артык акча юнәлдереләчәк. "М-12 трассасына быел план буенча 80 млрд. сум тирәсе исәпләнә. Бүгенге көнгә план яңадан каралган, һәм бу 101 млрд. сум тәшкил итә", – дип аңлатты ТР Транспорт министрлыгы башлыгы.

Ул искәрткәнчә, Татарстанга Мәскәү – Казан тиз йөрешле трассасының җиденче һәм сигезенче этаплары туры килә. "Җиденче һәм сигезенче этапларда эшләр график буенча бара. Җиденче этапта юл полотносын төзекләндерү эшләре күбрәк – 90%тан артык. Сигезенче этап – 3,6 км озынлыктагы күпер. Күпер төзү технологиясе вакытлыча күпер төзүне күздә тота", - дип билгеләп үтте ул.

Министр ассызыклаганча, көзен һәм кышын төп басым ясалма корылмаларга куелачак. "Барлык су үткәрү таләпләре, аларның 80нән артыгы, юдырылмасын өчен, сыйфатлы монтажланган булыргп тиеш", - дип өстәде спикер.

Фәрит Хәнифов сүзләренә караганда, М-12 автомагистрален төзегәндә 300 чакрымга якын төбәк һәм җирле юллар җәлеп ителгән, алар буенча техника төзелеш материалларын ташый. "Подрядчылар бу юлларны эшче халәтендә тота. Заказчылар белән килешү буенча, 2024 елда без бу юлларны капиталь ремонтлаячакбыз", - дип тәмамлады ул.

Татарстанда автомобиль юлы Кайбыч, Апас, Югары Ослан, Лаеш һәм Питрәч районнары аша узачак. Республикада трассаның озынлыгы 142 км тәшкил итәчәк: җиденче этап – 72 км (Татарстан чигеннән Чувашия белән Р-241 Казан – Буа – Ульяновск автомобиль юлы киселешенә кадәр), сигезенче этап – 70 км (Р-241 автоюлы белән киселештән алып Саескан Тавы – Шәле юлы белән кисешүгә кадәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International