Визитның максаты – Иннополис Университеты белән «Газпром» ГАҖ һәм ИТ һәм цифрлаштыру юнәлешендә бүлендек җәмгыять персоналын укыту кысаларында белем бирү проектлары турында фикер алышу булды.
Елена Касьян белән Иннополис университетында эшлекле очрашуда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов, «Иннополис Университеты» КБАО директоры Кирилл Семенихин, «Газпром трансгаз Казан» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Усманов һәм башкалар катнашты. Яклар тиешле ИТ-платформа эшләп, ИТ-югары уку йорты базасында компаниянең HR-җитәкчеләрен укыту белән «Газпром» ГАҖ кадрлар хезмәтенең цифрлы трансформациясе мәсьәләләре турында фикер алыштылар.
Шулай ук Елена Касьян Россиянең иң яшь шәһәрендәге А.С. Попов исемендәге технопаркта булды. Иннополис Университеты лабораторияләрендә пилотсыз таксины сынап карады.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, Иннополис Университеты «Газпром» ГАҖ белән фәнни-техник өлкәдә инде биш елдан артык хезмәттәшлек итә. Аерым алганда, ИТ-югары уку йорты белгечләре «Газпром» өчен берничә санлы платформа эшлиләр – комплекслы геологик-геофизик модельләштерү өчен, торба эчендә диагностика алып бару өчен, шулай ук мәгълүматлар һәм бизнес-процесслар белән идарә итү өчен. Уртак белем бирү проектларын эшләү энергетика компаниясе һәм Университет арасындагы хезмәттәшлекнең яңа мөмкинлекләрен ачачак һәм кадрлар хезмәте эшенең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк.