Илсур Һадиуллин: БДИ биремнәренә барлык 11 фәннән дә үзгәрешләр кертелде

2022 елның 17 мае, сишәмбе

Агымдагы 2022 елда БДИ биремнәренә барлык 11 фәннән дә үзгәрешләр кертелде. Ике фән буенча имтихан үткәрү вакыты кимегән. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренә караганда, быелдан БДИ урта гомуми белем бирүнең федераль дәүләт белем бирү стандарты нигезендә үткәрелә, шуңа бәйле рәвештә имтихан биремнәренә үзгәрешләр кертелгән.

"КИМдагы үзгәрешләр имтиханның эшчәнлек өлешен көчәйтүгә – төрле мәгълүматны анализлау, бурычларны, шул исәптән гамәли, җентекләп аңлату, аргументация күнекмәләрен куллануга юнәлдерелгән. Биремнәр эчтәлеге буенча үзгәрешләр барлык 11 фән буенча да кертелде. Без чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналарын быел контроль-үлчәү материалларында федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә үзгәрешләр булачагын кисәттек. Бу 11 сыйныфка кадәр "җиткән" стандарт", – дип төгәлләштерде ул.

Илсур Һадиуллин контроль-үлчәү материалларындагы үзгәрешләр аркасында өч фән буенча имтихан үткәрү вакыты үзгәрде, дип өстәде. Әйтик, җәмгыять белеме буенча имтиханда вакыт – 25, тарих буенча 55 минутка, ә чит телнең телдән бирелү өлеше ике минутка – 17 минутка кадәр кимегән.

Сәламәтлекләре мөмкинлекләре чикле балалар өчен имтиханнарның дәвамлылыгы – сәгать ярымга, ә чит тел буенча телдән 30 минутка арта.

Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның иң күп өлеше туган тел буенча ГДИ сайлаган республика районнарын атады.

"Туган тел буенча ГДИда катнашу буенча Кукмара районы беренче урында, анда 445 тугызынчы сыйныфны тәмамлаучының 139ы имтихан тапшырды, бу 31%тан артык. Балтач районында чыгарылышларның – 30%ы, Чүпрәле районында — 29%ы, Әлки районында — 28,46%ы, Актаныш һәм Әгерҗе районнарында – 25%ы, Сарман районында – 24%ы, Кайбычта – 20%ы, Әтнә районында – 19%ы, Саба районында – 14%ы тапшырды», – дип хәбәр итте нотыкчы.

Илсур Һадиуллин сүзләренә караганда, 16 нчы майда ГДИ сайлау буенча 1371 тугызынчы сыйныф укучысы туган телне тапшырган, шуларның 1263е – татар, 73е – чуаш, 2е – удмурт һәм 14се марый теле.

Министр Казанда тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның нибары 1,3%ы туган телләр буенча, ә Чаллыда 1,6%ы туган телләр буенча имтихан сайлаган, дип өстәде. Ул шулай ук тугызынчы сыйныф укучылары туган телләр буенча имтихан сайламаган районнарны да атады.

"Бер генә чыгарылыш сыйныф укучысы да Апас районында сайламаган, анда 160 тугызынчы сыйныф укучысы бар, Буа районында – 374 тугызынчы сыйныф укучысы, Югары Ослан районында, Алабуга районында – 448 кеше, Кама Тамагында – 121 кеше, Менделеевскта – 185, Спас районында – 103, Чирмешәндә – 135. Аларның берсе дә туган телен сайламаган. Безнең яктан сораулар мәктәп администрацияләренә, мәгариф идарәләренә биреләчәк. Туган телләр белән кызыксыну югалмаска тиеш. Һәм монда туган тел укытучылары, укыту эшләре буенча директор урынбасарлары, директорларның үзләре белән уртак эш алып барылырга тиеш иде", – дип ассызыклады Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин шулай ук туган телләр буенча БДИда катнашучылар күп булган белем бирү оешмаларын мисал итеп китерде. Мәсәлән, Чаллының 9 нчы мәктәбендә 96 тугызынчы сыйныф укучыларының 18е – туган тел буенча, 80 кешенең 2се – Питрәчнең 2нче мәктәбендә, Биектау районының Коркачык мәктәбендә 17 укучының 16сы бу имтиханны тапшырды. "Бу мәсьәләгә аерым игътибар бирә алмаган мәктәпләр дә бар", - дип билгеләп үтте ул.

Тугызынчы сыйныфны тәмамлаучыларның дәүләт йомгаклау аттестациясе мәҗбүри булып тора һәм аңа дүрт имтихан керә – рус теле, математика һәм укучылар сайлап алу буенча ике фәнне ала. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар бары тик ике фән – рус теле һәм математика фәнен генә тапшыра алалар.

БДИның вакытыннан алда узу чоры 21 апрельдән 17 майга кадәр иде, төп вакыт 16 майдан 9 июльгә кадәр, ә өстәмә вакыт 5 – 24 сентябрь көннәрендә узачак.

Быел Татарстанда беренче тапкыр Интернет аша имтихан материалларын алу һәм имтихан үткәрү пунктлары аудиторияләрендә бланкларны сканерлау технологиясе кулланылачак, ә аннары аларны республика мәгълүмат эшкәртү үзәгенә тапшыру планлаштырыла. "Быел беренче тапкыр безнең республика шундый җитди технологияләр кулланачак. Бу этапка без әзерләндек. Татарстан Президенты сканерлар сатып алу өчен акча бүлеп бирде. Имтихан үткәрү пункты штабында булмаган һәр аудиториядә сканерлар булачак. Чыгарылыш сыйныф укучылары алдында материаллар сканерланачак", – дип сөйләде мәгариф һәм фән министры.

Илсур Һадиуллин, Татарстан чыгарылыш сыйныф укучыларының мондый форматта имтихан тапшырганнары юк әле, әмма процедураны технологияне сынап карау вакытында уздылар, дип өстәде. "Барлык төбәкләр дә мондый форматка күчмәгән. Аудиторияләрне сканерлар, компьютерлар, принтерлар, кәгазь белән тәэмин итү өчен бик зур сумма кирәк иде. Сүз уңаенда, БДИ һәм ГДИ үткәрү өчен 100% кәгазь белән тәэмин ителгән. Беркем дә кәгазь сорап ата-аналарга мөрәҗәгать итми. 40 млн. сумга якын акча бүлеп бирелгән, бу суммага кәгазь һәм сканер сатып алу керә. Әле вакытыннан алда сканерлар сатып алырга, барлык пунктларга да таратырга, аларны көйләргә өлгердек", – дип билгеләп үтте ул.

Төп чорда БДИ үткәрү өчен 125 имтихан үткәрү пункты эшләячәк, шул исәптән 83 пункт мәктәпләрдә урнашкан. Аларда онлайн-видеокүзәтү белән 1 404 аудитория бар. "Барлык аудиторияләр дә видеокамералар белән 100 процент диярлек тәэмин ителгән. Имтихан барышын җәмәгать күзәтүчеләре дә күзәтәчәк", - дип ассызыклады министр.

Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/v-tatarstane-na-ege-ispolzuyut-novuyu-texnologiyu-poluceniya-zadanii-po-internetu-5866182

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International