Алексей Песошин «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советы утырышын уздырды

2022 елның 2 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә «Татэнергосбыт» АҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды.

Көн тәртибенә берничә мәсьәлә чыгарылган иде, алар арасында 2022 елның беренче кварталында компаниянең финанс-хуҗалык эшчәнлеге нәтиҗәләре, «Татэнергосбыт» АҖ үсеше программасын үтәү барышы һәм «Энергетика инфраструктурасы» юнәлеше буенча Татарстан Республикасының санлы трансформация стратегиясен тормышка ашыруда катнашу бар.

Беренче мәсьәлә буенча Рифнур Сөләйманов – «Татэнергосбыт» АҖ директоры – электр куллануның гомумреспублика күрсәткечләрен тәкъдим итүдән башлады: 2022 елның беренче кварталында Татарстан Республикасының барлык станцияләре тарафыннан электр энергиясен җитештерү күләме 7 млрд. 512 млн. кВт /сәг тәшкил иткән, ул 2021 елның шул ук күрсәткече белән чагыштырганда 4,7%ка артткан. Шул ук вакытта республика электр энергиясен куллану 8 млрд. 788 млн. кВт/сәг. тәшкил иткән һәм узган ел белән чагыштырганда 6%ка арткан. Компания директоры энергия куллануның уңай динамикасын тармаклардагы икътисадый активлык белән аңлатты. «Башка кулланучылар» төркеме буенча электр энергиясен сату күләме дә 10%ка, ә «халык» төркеме буенча 3,5%ка арткан.

«Халык» төркеме буенча энергия куллануның уңай динамикасын энергетиклар, беренчедән, яңа торак тапшыру, икенчедән, куллануның бер шәхси счетка уртача 4 кВт/сәг артуы белән аңлата.

Рифнур Сөләйманов шулай ук Директорлар советын хисап чорында кичектерелгән дебитор бурычларының торышы белән таныштырды, шул ук чор белән чагыштырганда күрсәткеч сизелерлек кимегән (35%ка) һәм 1 апрельгә 294,2 млн.сум тәшкил иткән.

Күрсәтелгән бурычның яртысы халык һәм идарәче оешмаларга туры килә. 1 апрельгә туры исәп-хисапларда халыкның бурычы 110 млн. сумнан артып киткән.

Юридик затлар арасыннан иң проблемалы кулланучылар дип түбәндәгеләр билгеләнде: «Алексеевск водоканалы» ААҖ – бурыч 2,0 млн. сум, «Питрәч коммуналь челтәрләре» МУП – 2,2 млн. сум, «Гемонт» ҖЧҖ – 3,9 млн. сум, «Энергопартнер+» ҖЧҖ – 0,8 млн. сум.

Күп фатирлы йортлардагы идарәче оешмаларга килгәндә, күпчелек бурычларны вакытында яки килешенгән график буенча түлә баралар, Зәй һәм Лениногорск муниципаль районнарының идарәче оешмаларыннан кала, аларның бурычлары 4,2 млн. сум һәм 5,3 млн. сум тәшкил итә.

Элеккечә үк бөлгенлеккә төшкән оешмаларның бурычы үзгәрешсез кала – 28 млн. сум Оборона министрлыгы һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсе учреждениеләре.

Татарстан Республикасының бакча ширкәтләре кулланучыларның аерым категориясе булып кала. Бурыч 28,7 млн. сум тәшкил итә, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 8,1 млн. сумга арткан.

«Татэнергосбыт» АҖ үсеше программасын үтәү барышы һәм «Энергетика инфраструктурасы» юнәлеше буенча Татарстан Республикасының цифрлы трансформация стратегиясен гамәлгә ашыруда катнашу турында Директорлар советы алдында директорның үсеш буенча урынбасары Гөлнара Сәярова хисап тотты.

«Бердәм исәп-хисап үзәген булдыру буенча стратегик бурычны гамәлгә ашыру барышында эзлекле рәвештә республиканың барлык исәп-хисап үзәкләре берләштерелгән. Бүгенге көндә республиканың электр энергиясе базарында «Татэнергосбыт» АҖ исәп-хисаплары өлеше – 71%, торак-коммуналь хезмәтләр өчен исәп-хисаплар өлеше 82% тәшкил итә. Клиентлар базасы сизелерлек арткан: соңгы 5 елда юридик затлар саны 16%ка арткан, халыкның шәхси счетлары саны 2 тапкырга арткан. Ел башына абсолют ликвидлыкның коэффициенты 0,94 тәшкил иткән, ягъни җәмгыять кыска вакытлы йөкләмәләренең 94%ын акча белән түли ала», – дип аңлатты Гөлнара Сәярова.

Аннары директор урынбасары Директорлар советы тарафыннан хупланган 2024 елга кадәр компаниянең үсеш программасын тормышка ашыруның арадаш нәтиҗәләрен тәкъдим итте. Онлайн-сервисларны куллану күрсәткечләре буенча шактый үсешкә ирешелгән: халык тарафыннан дистанцион форматта бирелә торган күрсәткечләр өлеше – 33%ка, юридик затлар тарафыннан 17%ка арткан. Кәгазь квитанциядән баш тарткан гражданнар саны 2 тапкырга арткан. Электрон документлар әйләнеше һәм шәхси кабинет аша хезмәттәшлекнең юридик мөһим формаларына предприятиеләрнең 80%ы күчкән.

2 ел эчендә ТКХ өчен түләү структурасы сизелерлек үзгәргән – дистанцион каналлар аша түләүнең факттагы өлеше 78% тәшкил итә.

ИСУны гамәлгә кертү нәтиҗәләре: хәзерге вакытта 51 мең исәпләү приборы мәгълүмат тапшыруның интеллектуаль системасы урнаштырылган һәм соратып алына, компаниянең электрон сервислары белән интеграцияләнгән кулланучының шәхси кабинеты булдырылган. Интеграцион платформа һәм клиентлар сервисларына ярдәм итү платформасын гамәлгә кертү башланган.

Заманча технологияләр ярдәмендә «Татэнергосбыт» АҖдә «ТКХ кесәдә» концепциясен тормышка ашыру планлаштырыла, ул чакта кулланучы, смартфоннан файдаланып, барлык мәсьәләләрне дә хәл итә алачак. Яңа функционалдан килешү төзү/яңадан төзү өчен документлар тапшыруны гадиләштерү планнарында: нейрочелтәр фотолардан фотоларны камерадан автомат рәвештә мәгълүматка танып, заявка формалаштыра, ә алга таба килешү үзе дә. Шулай ук исәпләү приборы фоторәсемнәре буенча счетчиклар күрсәткечләрен тану өчен технологияләр мөмкинлекләрен куллану планлаштырыла.

Утырыш ахырында Алексей Песошин барысына да яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм куелган бурычларны тормышка ашыруда уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International