Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Семык мари мәдәнияте бәйрәмендә катнашты

2022 елның 4 июне, шимбә

Бүген Татарстан Республикасы Әгерҗе районының Кадрәк авылында мари халкының Семык республика бәйрәме узды. Тантаналы чараларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов катнашты.

Семык - мариларның иң мөһим бәйрәмнәренең берсе, анда ата-бабалар мәдәнияте, авыл хуҗалыгы, гаилә-никах мөнәсәбәтләре белән бәйле йолалар тупланган. Татарстан җирендә Семыкны республика күләмендә 1990 елдан бирле үткәрәләр. Төрле елларда ул Кукмара, Менделеевск, Арча, Минзәлә, Мөслим, Актаныш районнарында узды. Быел Семык кунакларны Әгерҗе районында җыйды, анда өч меңнән артык мари яши, алар район халкының 8,2% ын тәшкил итә. Татарстанда барлыгы 19 меңгә якын мари халкы вәкиле исәпләнә.

Роман Шәйхетдинов Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән җыелучыларны сәламләде: "Мари мәдәниятенең искиткеч бәйрәмендә Семыкны Россия халыкларының мәдәни мирасы елында бәйрәм итү аеруча зур әһәмияткә ия. Республикабызда Семык - халыклар арасында тынычлыкны саклап калуга, халык традицияләрен рухи торгызуга, яңа талантларны һәм коллективларны ачыклауга ярдәм итә торган мәдәниара диалог мәйданы. Бу вакыйга безнең халыкның киң катламнарына – яшьләргә дә, өлкән буын вәкилләренә дә кагыла. Бу бәйрәм Татарстан Республикасы һәм Россиянең матди булмаган мәдәни мирасы буларак мари халкы сәнгатен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән. Бүген безнең һәркайсыбыз үзен тагын бер кат күпмилләтле Россия мәдәниятенең һәм халык тарихының бер өлеше итеп тою мөмкинлегенә ия".

Чыгышының ахырында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары район җитәкчелегенә, аның халкына һәм кунакларга халык традицияләрен саклап калу теләге һәм осталыгы өчен рәхмәт белдерде, барысына да яхшы кәеф һәм оптимизм теләде. 

Бәйрәм кысаларында Роман Шәйхетдинов шулай ук концерт программасында катнашты, «Осталар шәһәре», «Ачык һавадагы музей», «Мари костюмы», «Мари ишегалды» мәйданчыкларын карады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International