Быел Татарстан ярдәме белән Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм районнарында 388 Сабантуй узачак

2022 елның 14 июне, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында 2022 елда традицион мәдәният бәйрәмнәрен үткәрү турында брифинг узды. Бу чара муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында барды.

Быел Татарстан ярдәме белән Россиянең төрле шәһәрләрендә һәм районнарында 388 Сабантуй уздырылачак. Татар милли бәйрәме дөньяның башка илләрендә дә, татарлар күпләп яши торган урыннарда да оештырылачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров брифингта хәбәр итте.

«Сабантуйлар – җәйге чорда календарь көннәрдә генә түгел, ул Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы тарафыннан, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты белән берлектә, алып барыла торган системалы эш. Чит илләрнең 35 илендә, хәзерге хәлләргә карамастан, Сабантуй уза. Россиянең 58 төбәгендә бәйрәм уза. Ул Татарстан  химаясе белән татарлар күпләп яши торган һәр төбәктә үткәрелә», - диде ул.

Данис Шакиров билгеләп үткәнчә, республика муниципаль районнары вәкилләре, бөтен милли төсмерне күрсәтү өчен, илнең төрле төбәкләрендә уза торган Сабантуйларга, милли ишегалларын күрсәтәләр һәм артистлар белән чыгалар.

«17-18 июнь көннәрендә Ульянрвскта бәйрәм узачак. 18 июньдә Федераль Сабантуй узачак, анда Россия Федерациясенең 65 төбәге катнашачак. Бөтенроссия авыл Сабантуе Мордовиядә Аксеново авылында узачак. Шулай ук Якутиядә Татарстан Көннәре кысаларында 24 – 25 июньдә Сабантуй узачак. Быел Кемерово өлкәсендә, Новокузнецкта халыкара шахтерлар Сабантуе узачак», - дип сөйләде БТК Башкарма комитеты рәисе.

Май аеннан июль аена кадәр татар халык бәйрәме «Сабантуй», рус фольклор бәйрәме«Каравон», чуаш мәдәнияте бәйрәме«Уяв», удмурт мәдәнияте бәйрәме «Гырон быдтон», мордва мәдәнияте бәйрәме «Балтай», славян мәдәнияте бәйрәме «Иван Купала» марый мәдәнияте бәйрәме «Семык», керәшен мәдәнияте бәйрәме «Питрау» һ.б. лар үткәрелә.

Бу чараларның төп максаты – мәдәни мирасны саклап калу һәм Татарстан Республикасы халыкларының милли үзенчәлеген алга таба үстерү, балалар һәм яшүсмерләрнең фольклор бәйрәм традицияләренең чишмә башына җәлеп итү, аларда милләтара мөнәсәбәтләр мәдәниятен тәрбияләү.

Һәр шундый чара – халык мәдәниятенең уникаль бәйрәме, аның программасына һәрвакыт иҗади коллективлар концертлары, тематик мәйданчыклар эше, конкурслар, күргәзмәләр һ.б. лар керә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында 2022 елда Татарстан Республикасында традицион бәйрәмнәр графигы тәкъдим ителгән. https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/2095369.htm

Мәсәлән, 25 июнь – мордва мәдәниятенең «Валда шинясь» республика бәйрәме Тәтеш районы Килдеш авылында; 2 июль – «Гырон Быдтон» удмурт мәдәнияте республика бәйрәме Баулы районының Кит-күл авылында; 8 июль – «Иван Купала» славян мәдәнияте республика бәйрәме Зеленодольск районының Ильинск авылында; 10 июль – чуаш мәдәниятенең «Уяв» республика бәйрәме Әлки районының Хузангай авылында; 16 июль –«Питрау» республика бәйрәме Мамадыш районының Җөри авылында; 22 – 23 июль – Болгарда «Ага-Базар» II Халыкара этномәдәни фестивале; 30 август –  «Уйнагыз гармуннар» Казан шәһәрендә узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International