Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев Шахтерлар Сабантуе кунаклары булдылар

2022 елның 26 июне, якшәмбе

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Кемерово өлкәсе – Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев Новокузнецк шәһәрендә икенче Халыкара шахтерлар Сабантуеның мәртәбәле кунаклары булдылар.

Бүген Кемерово өлкәсендә 40 меңнән артык татар яши. Кузбасс татарлары арасында шахтерлар Социалистик Хезмәт Геройлары Шәех Зәйнетдинов, Гыйльметдин Идрисов, Советлар Союзы Герое Хәмзә Мөхәммәдиев, СССР Дәүләт премиясе лауреаты Гакый Фазалов, Россиянең Атказанган табибы, Кемерово өлкәсенең Мактаулы гражданы Илгиз Галиев һ.б. лар танылган.

Узган ел Кузбасс үзләштерелә башлауга 300 ел тулу уңаеннан беренче Халыкара шахтерлар Сабантуе үткәрелгщн. Киләсе елда Кузбасс территориясендә Кемерово шәһәрендә федераль Сабантуй бәйрәме үткәрү планлаштырыла. Халыкара шахтерлар Сабантуена Россиянең барлык тау эшләре төбәкләреннән мәртәбәле кунаклар, шулай ук Донбасстан, Казахстан һәм Кыргызстан Республикаларыннан атказанган шахтерлар килде.

Бәйрәм чаралары Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилевның милли хуҗалыкларны һәм декоратив-гамәли сәнгать мәйданчыкларын карап чыгудан башланды, анда Кемерово өлкәсе территориясендә яшәүче милли-мәдәни автономияләр һәм диаспоралар кунакларга үз мәдәниятләрен һәм гореф-гадәтләрен күрсәттеләр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Новокузнецктагы татар бәйрәме Сабантуй Татарстанның Лениногорск районының актив катнашында оештырылган.

Алар арасында Айдар Фәйзерахманов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле, бию коллективлары, популяр эстрада башкаручылары һәм үзешчән артистлар бар. Моннан тыш, бирегә традицион татар уеннарын һәм ярышларын оештыру өчен җаваплы затлар килгән. Мәсәлән, Татарстан Республикасының Көрәш федерациясе көрәшчеләре һәм судьялары үзәк ярышны – билбау көрәшен оештырдылар һәм тамашачыларга әлеге милли көрәшнең иң матур алымнарын күрсәттеләр. Күргәзмә комплексында Лениногорск туган якны өйрәнү музее белгечләре татар халкы һәм республика тарихы турында экспозиция тәкъдим иттеләр, шулай ук биредә Татарстанның заманча төрләре белән фотокүргәзмә оештырылган иде. Хәтта бөтен Россиягә һәм чит илләргә танылган «Бәкер» шифаханәсе дә читтә калмады һәм Кемерово халкын актив рәвештә ял итәргә һәм сәламәтлекләрен ныгытырга чакырды.

Ачылыш тантанасын тамашачыларга Татарстан һәм Кузбасс иҗат коллективларының уртак номерларын күрсәттеләр. Кемерово өлкәсе территориясендә яшәүче 150 милләт вәкиле башкаруындагы иң зур массакүләм «Дуслык хороводы» тантана бизәге булды. Икенче халыкара шахтерлар Сабантуен ачу тантанасының рәсми өлешендә Кемерово өлкәсе – Кузбасс Губернаторы Сергей Цивилев һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бәйрәм кунакларын сәламләделәр: «Сабантуй – яхшы дуслар очрашуы урыны. Ул катнашучыларны кунакчыл атмосфера, дустанә аралашу шатлыгы, кабатланмас рухлы спорт көрәше һәм халык уеннарының дәртле азарты белән җәлеп итә. Татарлар өчен  – ул елда иң көтеп алынган һәм яраткан вакыйгаларның берсе. Халыкара Шахтерлар Сабантуе икенче тапкыр Кемерово өлкәсе Губернаторы һәм администрациясе ярдәмендә үткәрелә. Бүген аны Көньяк Кузбасс башкаласы Новокузнецк кабул итә, ул үзенең металлургия комбинатлары һәм заводлары, шахталар һәм химия предприятиеләре белән данлыклы. Иң мөһиме, хезмәт кешеләре әлеге уникаль шәһәр һәм төбәкнең нигезен һәм таянычын тәшкил итә.

Татарларның авыр шахтерлык эшендә лаеклы урын алып торуы куанычлы. Узган гасырның 20 нче елларыннан башлап алар Кузбассның барлык шахталарында һәм өлкәнең башка тау чыгару һәм сәнәгать предприятиеләрендә хезмәт куя. Шуңа күрә Сабантуй тау эшчеләре һәм углеводлар чыгаручы тармагы ветераннары өчен аерым төсмерләргә ия. Бүген бәйрәм мәйданында хезмәт династияләре вәкилләрен җыйды. Сезнең авыр хезмәтегезгә тугрылыклы булуыгыз һәм үз халкыгызның борынгы традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм мәдәниятен онытмавыгыз өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә», – дип билгеләп үтте алар һәм бергәләп Татарстан һәм төбәк бүләкләрен Кемерово өлкәсе татарларының социаль-икътисадый үсешенә һәм халыклар арасында дуслыкны һәм татулыкны ныгытуга зур өлеш керткән милли-мәдәни мохтарияте вәкилләренә тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International