Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында «Төзелеш һәм ТКХ» юнәлеше буенча стратегик сессиядә катнашты. Чараны Россия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин үткәрде.
Михаил Мишустин билгеләп үткәнчә, торак төзелешенең төп драйверларының берсе – ипотека. Узган ел биредә җитди нәтиҗәләргә ирешкәннәр. Дәүләт субсидияли торган программалар кысаларында киметелгән процент белән 1,5 трлн. сумнан артык кредит бирелгән. Быел бирелгән темпны саклап калу планлаштырыла, шул исәптән ташламалы ипотека буенча еллык ставканың 7%ка кадәр кимүе хисабына.
«Төзелеш тармагын үстерүнең мөһим юнәлеше – аны системалы трансформацияләү, шул исәптән үз илебез технологияләрен кулланып цифрлы инструментларны гамәлгә кертү исәбенә дә. Үтә күренмәлелек өчен төп процедураларны электрон рәвешкә күчерергә кирәк. Төзелеш-инвестиция циклының дәвамлылыгы да кими. Бу төзелешне тизләтергә, бизнеска йөкләнешне киметергә һәм компанияләрнең барлык хакимият органнары белән хезмәттәшлеген гадиләштерергә мөмкинлек бирәчәк», – дип белдерде Россия Премьер-министры.
ТКХ өлкәсендә дә җитди бурычлар тора, дип билгеләп үтте Михаил Мишустин. Элегрәк Владимир Путин торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләү программасын эшләргә һәм аны инфраструктура үсешенең башка планнары, шулай ук торак фондны капиталь ремонтлау белән синхронизацияләргә кушты. «Әлеге документның параметрларын җентекләп уйларга һәм финанслау чыганакларын билгеләргә кирәк. Киләсе елдан безгә аны гамәлгә ашыра башларга кирәк», – дип ассызыклады РФ Хөкүмәте Рәисе.
Комплекслы торак төзелеше һәм торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендә җыелган проблемаларны хәл итү өчен төбәкләр инфраструктура бюджет кредитлары механизмын куллана алалар. Мондый бурычлар Россия субъектларына 1 трлн. сум күләмендә бүленгән инде.
«Бүген һәр төбәктә озак сроклы төзелеш программасын формалаштыру, барлык планнарны үзара бәйләү, төгәлләнмәгән объектларга оператив инвентаризация үткәрү һәм төзеп бетерергә кирәклеген һәм барлык чыганаклардан күпме акча кирәк булачагын билгеләү мөһим. Әлеге бурычларны үтәү өчен чаралар комплексы әзерләнгән. Алар барысы да төзелеш тармагын һәм торак-коммуналь хуҗалыгын үстерү стратегиясе проектына керде», – дип өстәде Михаил Мишустин.