Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин Мәскәүгә эш сәфәре кысаларында транспорт өлкәсен үстерү мәсьәләләре буенча стратегик сессиядә катнашты. Сессия Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин җитәкчелегендә узды.
РФ Премьер-министры, тышкы чикләүләрне көчәйтү гражданнар авиациясе, диңгез, автомобиль һәм тимер юлларда пассажирлар йөртү эшенә кагылды, дип билгеләп үтте. Беренчел чаралар планы кысаларында 511,5 млрд. сум күләмендә ярдәм каралган. Шул исәптән 120 млрд. артыгы – авиациягә ярдәм итү.
Бу һәм башка адымнар нәтиҗәсендә тулаем тармакка санкцияләрнең йогынтысын йомшарту мөмкин булды. Елның беренче 5 ае нәтиҗәләре буенча транспортның йөк әйләнеше динамикасы яшел зонада калды, бу үсеш 2% диярлек.
«Һава флоты сакланган, ә бу 1,2 меңнән артык самолет, аларның бер өлеше элеккечә чит илләргә оча. Безнең авиапромның планнарында – 2030 елга кадәр төрле типтагы 1 меңнән артык яңа машина төзү. Алар арасында: якын, урта һәм ерак магистраль лайнерлар, шулай ук төбәк самолетлары», – дип хәбәр итте Хөкүмәт Рәисе.
Ул шулай ук транспорт өлкәсендә үз производствосын үстерүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Авиацияне искә алды инде, «әмма безгә диңгез суднолары да, үзебезнең компонентлы базадагы тимер юллар өчен заманча күчмә состав та, йөк машиналары да, җәмәгать транспорты да, төзелеш техникасы да кирәк булачак», – дип аңлатты Михаил Мишустин.
Транспорт стратегиясе кысаларында актив эшне дәвам итәргә кирәк, дип белдерде Премьер-министр, аерым алганда, «мобильлекне тәэмин итү, безнең зур ил территорияләренең һәркем өчен мөмкин булуын һәм бәйләнешен арттыру буенча йөкләмәләрне үтәү».