Татарстан биш ел эчендә җәмәгать киңлекләрен үстерүгә 2,5 млрд. сумнан артык акча алган

2022 елның 23 августы, сишәмбе

Татарстан биш ел эчендә, Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләрнең бөтенроссия конкурсында катнашып, җәмәгать киңлекләрен үстерүгә 2,5 млрд. сумнан артык акча откан. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта республикада шәһәр мохитен үстерү программалары кураторы Наилә Зиннәтуллина сөйләде.

«Конкурста без 2018 елдан бирле катнашабыз. Конкурста катнашу дәверендә республика шәһәр тирәлеген үстерүгә 2,5 млрд. сумнан артык акча алды. Бу – 38 җиңүче шәһәр», - дип хәбәр итте спикер.

Наилә Зиннәтуллина быел Татарстанның 510 млн. сумлык федераль грант отуын билгеләп үтте. Республика тарафыннан тәкъдим ителгән җиде гаризаның алтысы җиңү яулады. Аерым алганда, Алабуга, Зеленодольск һәм Лениногорск проектларын гамәлгә ашыруга – 95әр млн. сум, Зәй – 85 млн. сум, Лаеш һәм Болгар 70 әр млн. сум акча алган.

«Федераль конкурста җиңгән барлык объектларны төзү өчен без финанслауның төрле чыганакларын, шул исәптән төбәк һәм федераль чыганакларын синхронизацияләүне үткәрәчәкбез. Моннан тыш, муниципаль бюджет чыганаклары һәм бюджеттан тыш чыганаклар, ягъни объект территориясендә бизнесны үстерергә теләгән инвесторлар, эшкуарлар акчалары синхронизацияләнәчәк. Сүз объектка хезмәт күрсәтүне тәэмин итү турында бара», - дип ассызыклады шәһәр тирәлеген үстерү программалары кураторы.

Проектлар 2023 һәм 2024 елларда тормышка ашырылырга тиеш. Җиңүче шәһәрләр бөтенроссия конкурсында беренче тапкыр гына катнашмыйлар. Гаризалар 2020 – 2021 елларда ук бирелгән булган, тик ул чакта алар җиңү яуламаган. Быел проектлар тулысынча яңадан каралган, төзекләндерүдә катнашучы территорияләрдә вакыйгалы чаралар узган һәм гаризалар формалаштыру рәвеше үзгәргән.

Моннан тыш, агымдагы ел нәтиҗәләре буенча «ТР шәһәрләрен үстерү институты» фонды белгечләре башка төбәкләрдән килгән архитекторлар һәм коллегалары өчен методик кулланма төзегәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International