Татарстан кырларында бөртеклеләрне җыю тәмамланып килә: 4 млн 700 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңыш – 37 ц/га

2022 елның 2 сентябре, җомга

Татарстан кырларында урып-җыю кампаниясе тәмамлана. Бүгенгә бөртеклеләр мәйданнарының 88%ы җыелган. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте.

Киңәшмә барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды. Киңәшмәдә ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Ул шулай ук бу атнада Әтнә һәм Нурлат муниципаль районнарының урып-җыюны төгәлләүләрен искәртте. Күп кенә районнар шулай ук урып-җыю эшләрен тәмамлап килә.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров билгеләп үткәнчә, республикада көзге чәчү дәвам итә – бүгенгә планлаштырылган мәйданның 50%ы чәчелгән инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International