Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә өстәмә рәвештә 679 млн. сум бүлеп бирәчәк

2022 елның 13 сентябре, сишәмбе

Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы Татарстанга федераль бюджеттан 679 млн. сум күләмендә өстәмә акча бүлеп бирергә планлаштыра. Шул исәптән 658 млн. сумы – сатылган ашлыкны субсидияләүгә һәм 21 млн. сумы майлы культуралар җитештерүне стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Бу турыда бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Брифинг 2022 елгы урып-җыю кампаниясе нәтиҗәләренә багышланган иде һәм барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында узды.

«Ташламалы кредитлау программасының кирәклеген исәпкә алып, субсидияләр балансы хуҗалыкларыбызның кредит ресурсларына булган ихтыяҗын тулысынча тәэмин итәргә һәм 12 млрд. сумнан да ким булмаган кредит акчаларын җәлеп итәргә мөмкинлек бирә», – дип белдерде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бөртеклеләрне җыеп алу чорында тәкъдимнең тәкъдим күп булуы аркасында, ашлыкка сатып алу бәясе түбән була. Ләкин саклауга салынганнан соң, бәянең планлы рәвештә артуы күзәтелә. «Бу хәл илнең барлык төбәкләренә дә хас», – дип белдерде министр.

Шуңа бәйле рәвештә, аның сүзләренә караганда, Россия Хөкүмәте тарафыннан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ашлыкны субсидияләү өчен резерв фондыннан өстәмә акча бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Тулаем алганда, бу ярдәмгә 1,3 млрд. сумнан артык акча юнәлдереләчәк. Акчаларны кемгә биреләсе һәм бүленеше быелның дүртенче кварталында планлаштырыла.

Бәяләрне җайга салуның өстәмә хәл ителеше Дәүләт ашлык фондының сатып алу интервенцияләрендә катнашу булырга мөмкин. Мәсәлән, азык-төлек бодаен сатып алу бәясе өстәлгән бәяне исәпкә алмаганда 13,5 меңнән 14,5 мең сумга кадәр тәшкил итә. Татарстанга 300 мең тонна ашлык сатып алу каралган, дип нәтиҗә ясады Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Быел Татарстан бөртекле культураларны суктыру күрсәткечен узган ел белән чагыштырганда арттырган. Бу хакта брифинг барышында Марат Җәббаров хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, быел хәзерге вакытта 5,2 млн. тонна ашлык суктырылган, шул ук вакытта 2021 елда ахыргы күрсәткеч 2,2 млн. тонна тәшкил иткән. Ул шулай ук узган елның җитди коры булуын искәртте – Татарстанда гына түгел, бөтен Идел буе федераль округында да корылык күзәтелде.

Искәртеп узабыз, элегрәк министр республиканың бөртекле культураларны җыеп алуны төгәлләвен хәбәр итте. Республикада (кукурузны исәпләмичә) 1,4 млн. га җыелган, бу 98% тәшкил итә. Урып-җыю буенча тагын 26 мең гектарны җыеп аласы калган – Арча, Тәтеш һәм Буа районнары алда бара, Зеленодольск, Югары Ослан, Менделеевск районнары – артта.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International