Быелгы планны үтәп чыгу өчен, ТР да ел ахырына кадәр тагын 1 млн 174,4 мең кв метр мәйданда торакны сафка бастырырга кирәк

2013 елның 12 июле, җомга

Агымдагы елның беренче яртысында Татарстанда 1 млн 223 мең кв метрдан артык мәйданда торак сафка бастырылган. Бу - еллык биремнең 51 проценты. Планны үтәп чыгу өчен ел ахырына кадәр тагын 1 млн 174,4 мең кв метр торак мәйданын кулланылышка тапшырасы бар. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин бүген Президент Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узган республика киңәшмәсендә шул хакта белдерде. Киңәшмәдә Премьер-министр Илдар Халиков катнашты.

Социаль ипотека программасы буенча төзелүче торакка килгәндә, быел өлгертелергә тиешле 133 йортның 11 июльгә 63 е (3608 фатир) инде сафка бастырылган. Еллык план үтәлеше -53,4 процент. Калган 70 объектның 35 е – югары әзерлек дәрәҗәсендә, 30 объектның әзерлеге уртача, тагын 5 объектның – түбән дәрәҗәдә. 8 объектта эшләрнең графиктан бераз калышуы күзәтелә. Алдагы ике атнада графиктан калышуны бетерергә, дигән бурыч куелды. Министр май планына кертелгән 2 торак йорт буенча эшләрнең әле һаман тәмаланмавына да игътибар юнәлтте. Ул җаваплы затлар, оешмаларга торакны сафка бастыру белән беррәттән башкарылган эшләр актын да вакытында өлгертергә кушты.

Күп фатирлы инвестицион торак төзелеше программасы буенча быелга планлаштырылган 85 йортның хәзергә 64 е – югары, 7 се – уртача, 14 е – түбән әзерлек дәрәҗәсендә. Соңгы ике атнада һәр объектта эш темплары арту күзәтелә.

Республикада шул ук вакытта 404 Бөек Ватан сугыш ветераны өчен 103 йорт төзелеше дәвам итә. Шуның 46 сы югары әзерлек дәрәҗәсендә.

Ирек Фәйзуллин ассызыклап үткәнчә, бүген республикада 1 млн 900 мең кв метр мәйданда торак төзелеше алып барыла. Ул муниципалитетлар актив эшләгәндә, бу мәйданның ел ахырына файдалануга тапшырылу ихтималы булуын белдерде.

Бүгенге киңәшмәдә шулай ук участок полицийскилары өчен Дәүләт торак фонды акчаларына торак төзелеше мәсьәләсе дә каралды. 21 муниципаль районда шундый 21 йорт төзелеше планлаштырылган. Биш объект буенча нигезне әзерләү эшләре башланган. 7 сендә нигез ташы салынган, 3 объектның кирпечтән стенасы өелә. Ә менә 6 районда (Апас, Әгерҗе, Әлки, Түбән Кама, Чистай һәм Сарман) участок полицийскилары өчен хезмәт торагы төзелешенә керешмәгәннәр әле. Киңәшмәдә йорт мәйданнарының зур булмавын исәпкә алып, эш темпларын көчәйтергә, объектларны сентябрь ахырына өлгертергә дигән бурыч куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International