Алексей Песошин: MES конференциясе үзенең әһәмиятле булуын һәм югары нәтиҗәлелеген исбатлады

2022 елның 7 октябре, җомга

MESконференциясе эшләгән елларында үзенең әһәмиятле булуын һәм югары нәтиҗәлелеген исбатлады, сәламәтлек саклау объектларына кагылышлы инженерлык һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендәге тәҗрибә һәм белемнәр белән уртаклашу өчен Идел буе федераль округында төп мәйданчыкка әверелде. Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Сәламәтлек архитектурасы-MES 2022» XIV халыкара фәнни - гамәли конференциясендә әнә шулай дип белдерде.

Очрашуның модераторы – Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина. Конференция эшендә видеоэлемтә режимында Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин катнашты. Конференция «Казан Экспо»да II Халыкара төзелеш чемпионаты кысаларында узды.

Алексей Песошин үзенең сәламләү сүзендә, бүген Татарстан киң күләмле амбициоз проектларны тормышка ашыруы, аларның төп максаты – кешенең тормыш сыйфатын күтәрү турында сөйләде. Бу яшәү һәм эшләү, сәламәтлек һәм ял итү өчен уңайлы шартлар тудыруны үз эченә ала. «Бу юнәлештә зур эш республика программалары һәм илкүләм проектлар кысаларында алып барыла. 2021 елда гына да 1,2 мең яңа социаль объект төзелгән һәм 3,5 меңе ремонтланган. Бу саннар тормышлары яхшы якка үзгәрә торган конкрет кешеләр, гаиләләргә ярдәмне белдерә», – диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Ул ассызыклаганча, республикада күп фатирлы йортларны, мәгариф объектларын, сәламәтлек саклау учреждениеләрен төзү һәм ремонтлау буенча социаль программаларны гамәлгә ашыру дәвам итә. Бу әйләнә-тирә мохитнең конкрет үзлекләрен исәпкә алып, җәмәгать урыннарын проектлауга яңа перспективалы карашлар эзләүне таләп итә, алар кулланучының мәнфәгатьләренә 100% буйсынырга тиеш.

«Бүгенге көндә дәвалау учреждениеләрен проектлау, төзү һәм эксплуатацияләү дисциплинарара алымга, киң даирә белгечләрнең хезмәттәшлегенә һәм партнерлыгына нигезләнә. Мондый алымның төп факторы – кеше сәламәтлеген саклауда медицина ярдәме күрсәтү процессы, югары технологияле дәвалау ысулларын кертү һәм заманча җиһазлар куллануга гына түгел, ә терапевтик эффект күрсәтә алырлык уңайлы мохит булдыруга да бәйле», - дип билгеләп үтте республика Хөкүмәте башлыгы.

Алексей Песошин сүзләренчә, биналар төзелешендә кулланыла торган материаллар һәм климат җиһазлары да мөһим роль уйный. Эшкә яңа мәгълүмат технологияләрен кертү хезмәт күрсәтүнең сыйфатын контрольдә тоту, төрле технологик процессларны автоматлаштыру һәм стандартлаштыру системасын камилләштерүгә ярдәм итә. Татарстан Республикасы Премьер-министры сәламәтлек саклау объектларының технологик, медицина һәм инженерлык җиһазларына бай җәмәгать биналарының катлаулы төренә керүенә игътибар итте.

Ул билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә күп кенә экспертлар һәм фән эшлеклеләре архитектура мохите сәламәтләндерү процессына ярдәм итә ала дигән фикергә килгән. Әйләнә-тирә мохит медицина технологияләре, инженер системалары, бүлмәләр һәм хезмәтләр җыелмасы һәм үзара урнашу, тышкы һәм эчке интерьерның кеше хисләренә һәм физик торышына тәэсирен берләштерергә тиеш.

MES конференциясе сәламәтлек саклау системасы практикалары һәм архитекторлар арасында кеше өчен уңайлы мохит булдырырга сәләтле бәйләүче буын булып тора, дип саный Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы. «Бүген без уздыра торган конференция – архитектура, төзелеш, сәламәтлек саклау, урбанистика өлкәләреннән экспертлар кооперациясе өчен бик яхшы мәйданчык», - дип өстәде Алексей Песошин.

Россия Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко үз чиратында медицина оешмаларын проектлаштыру «дизайнга салынган сыйфат» принцибы буенча төзелергә тиешлеген билгеләп үтте. «Бу тышкы кыяфәткә генә түгел, технологик хәл ителешләргә дә кагыла. Микроклимат, структур бүлекчәләрнең урнашуы. Пациентлар өчен максималь уңайлыклар тудыру, аларның медицина оешмаларында булуын киметү һәм ихтыяҗларны тиз арада канәгатьләндерү мөһим. Сәламәт мохитнең барлык характеристикалары даими стандартлаштырыла», - дип ассызыклады министр.

РФ Төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә медицина учреждениеләре төзелеше буенча планлаштыру, медицина, технологик хәл ителешләргә анализлана торган алдынгы проектлар гамәлгә ашырыла, ә алга таба сәламәтлек саклау объектларының типик проектларын төгәлләштерү эшенең нигезенә төшәчәкләр.

Шулай ук Казанда шәһәр тирәлеген үстерү тәҗрибәсе турында Татарстан башкаласы мэры Илсур Метшин сөйләде. Аерым алганда, ул медицина учреждениеләрен модернизацияләү һәм якын-тирә территорияләрне төзекләндерү мисалларын китерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International