Татарстанда 23 муниципаль район күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча 2022 ел планын тулысынча үтәгән

2022 елның 24 декабре, шимбә

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасында күп балалы гаиләләрне җир кишәрлекләре белән тәэмин итү турында ТР җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев хәбәр итте.

Киңәшмәне ТР Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде. Киңәшмә, гадәттәгечә, барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә аша  узды.

Әйтик, республикада бүгенге көндә 71340 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре алу исемлегенә кертелгән, 48470 гаилә кадастр исәбенә куелган, шуларның 45 меңе (67,41%ы) җир кишәрлекләрен милеккә алган. 26665 күп балалы гаилә җир кишәрлекләре бирүне көтә.

Артур Галиев күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү проценты 80 проценттан да ким булмаган муниципаль районнарны атады. Болар: Бөгелмә, Лениногорск, Әлмәт, Кукмара, Зеленодольск, Биектау, Баулы, Арча, Лаеш һәм Түбән Кама районнары.

Өч районда күп балалы гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү проценты 80 проценттан 90 процентка кадәр тәшкил итә, бу - Балтач, Тукай һәм Зәй районнары.

Тагын җиде муниципаль районда 90 процентка кадәр: Алабуга, Алексеевск, Буа, Мөслим, Чистай, Питрәч, Тәтеш.

Калган 23 муниципаль район 2022 елгы күп балалы гаиләләргә участоклар бирү планын тулысынча үтәгән.

Тулаем республика буенча быел күп балалы гаиләләргә 2652 җир кишәрлеге бирелгән, дип ачыклык кертте Артур Галиев.

Татарстан Республикасының кайбер муниципаль берәмлекләрендә җир кишәрлекләре җитмәүгә бәйле проблема бар. Индивидуаль торак төзелеше өчен яраклы участоклар юк диярлек. Шул ук вакытта нотыкчы җир кишәрлекләрендә индивидуаль торак төзелеше темплары түбән булуын билгеләп үтте.

Иң катлаулы вәзгыять Казанда (җир кишәрлекләре кытлыгы - 10784) һәм Чаллыда (5846) күзәтелә. Калган муниципаль районнарда җир кишәрлекләре кытлыгы 6240 җир кишәрлеге тәшкил итә.

Әйтик, Казан буенча вәзгыять түбәндәгечә: 18099 гаилә исемлеккә кертелгән. 7315 гаилә кадастр исәбенә алынган. 6965 җир кишәрлекләре бирелгән. Бирергә калганы - 11134.

Федераль массивларны үзләштерү буенча эш дәвам итә, дип ассызыклады Артур Галиев.

Бу - Константиновка бистәсе (117 га), Олы Дәрвишләр бистәсе (66 га) һәм Биектау районы (456 га). Барлыгы 639 га җир кишәрлеге.

Чаллыга килгәндә, җир кишәрлекләре кытлыгы - 5846. Биредә Чаллы муниципаль берәмлеге Башкарма комитетына Тукай муниципаль районы белән берлектә күп балалы гаиләләргә өстәмә массивлар эзләргә тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International