«Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлар җәмгыятенең Директорлар советы 2022 елда Татарстанның нефть, газ, химия комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләрен карады

2023 елның 31 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ Директорлар советының чираттагы утырышы узды. Утырышны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

Чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

2022 елда Татарстан Республикасы нефть,газ, химия комплексының база предприятиеләре эшчәнлеге нәтиҗәләре турында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ генераль директоры Рафинат Яруллин доклад ясады.

Дөньяда нефть, мотор ягулыгы бәяләре, күпчелек химик продуктлар елның беренче яртысында күтәрелде һәм икенче яртысында төште. Россиядә бәяләр буенча биржадагы мотор ягулыкларына һәм база полимерларына охшаш трендлар күзәтелде.

Ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы нефть, газ, химия комплексының база предприятиеләре җитештерү күләмен 1,8%ка арттырдылар. Үсеш нефть чыгару, нефть продуктлары, ашламалар һәм полиолефиннар чыгару күләмен арттыру хисабына тәэмин ителгән. Компанияләр 2021 елга карата керемнәрен арттырганнар, бу Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетына кертемнәрнең - 40%ка, 121 млрд.сумга кадәр артуына китергән.

2022 елда Татарстан Республикасы нефть,газ, химия комплексы предприятиеләре кайбер инвестицион проектларны гамәлгә ашыруны төгәлләгәннәр. «ТАНЕКО» АҖ комплекслы сынау режимында ароматика җитештерүне башлап җибәргән. «Татпластик» ҖЧҖ «Алабуга» МИЗда көнкүрештәге пластмасса эшләнмәләрен җитештерә башлаган һәм башкалар «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ ярдәме белән «Химград» технополисында полифениленсульфид җитештерелә башлаган.

Импортны алмаштыручы продуктлар булдыру буенча актив эш алып барыла. Докладта химия продукциясе, резина һәм пластмасса эшләнмәләре импортын алмаштыруның югары потенциалы, шулай ук Россия икътисады ихтыяҗлары өчен илебез технологияләре һәм җиһазларын үстерү зарурлыгы билгеләп үтелде.

Башка илләрдә һәм төбәкләрдә тәҗрибә-сәнәгать инфраструктурасын үстерү мисаллары китерелде. Европа программалары сынау полигоннарын үстерү өчен төбәкара кооперацияне стимуллаштыруга юнәлдерелгән. Моннан тыш, Кытайда Хөкүмәт һәр төбәктә тәҗрибә-сәнәгать инфраструктурасын үстерә. Россиядә тәҗрибә-сәнәгать инфраструктурасын үстерүнең бердәм системасын формалаштыру зарурлыгы билгеләп үтелде.

Утырыш кысаларында атом энерготехнология станциясендә водород җитештерү, LNG инновацион җитештерүе, тузан-газдан чистартуның заманча технологияләре, электр җиһазларын һәм электр энергиясен кулланучылар ихтыяҗлары өчен микропроцессор техникасын җитештерүне оештыру мәсьәләләре буенча нотыклар яңгырады.

Шулай ук «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерларының чираттан тыш гомуми җыелышын әзерләү турында да фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International