Алексей Песошин: Елдан-ел Kazan Digital Week форумы үз колачын киңәйтә

2023 елның 17 марты, җомга

Бүген Россия Федерациясе Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев рәислегендә Kazan Digital Week - 2023 халыкара форумына әзерлек буенча оештыру комитетының беренче утырышы узды. Эштә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты җитәкчесе Шамил Гаффаров катнашты.

Быел Kazan Digital Week 20-23 сентябрьдә узачак. Форумны кара-каршы һәм онлайн форматта уздыру планлаштырыла. Форумның миссиясе - фәнни-техник мәгълүмат алмашуда ярдәм итү, импортны алмаштыру һәм импортны кисәтү мәсьәләләрен нәтиҗәле хәл итә алган фәнни-технологик активларны туплау, илнең технологик суверенитетын тәэмин итү.

Алексей Песошин ассызыклаганча, елдан-ел Kazan Digital Week үз колачын киңәйтә. Быел форум федераль статуста узачак. Оештыру комитетын Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Мәкъсүт Шадаев җитәкли.

Мәкъсүт Шадаев билгеләп үткәнчә, Kazan Digital Week форумы бик кирәкле, чөнки цифрлы үсеш мөһим өстенлек булып кала. «Без цифрлы көн тәртибендә калабыз. Тизлек һәм динамика бездә яхшы, яңа эшләнмәләр бар. Шуңа күрә форум безнең өчен бик мөһим, аны лаеклы дәрәҗәдә уздырырга кирәк. Тематика барлык төп юнәлешләрне үз эченә ала», - дип ассызыклады РФ Цифрлы үсеш министрлыгы башлыгы.

Төп нотык белән Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе Советы рәисе Рифкать Миңнеханов чыгыш ясады. Ул хәбәр иткәнчә, 2022 елда форумның 143 программа чарасында 17,5 меңнән артык кеше катнашкан. Күргәзмә мәйданчыгында 130 оешма һәм компаниядән 222 продукция үрнәге тәкъдим ителгән. Форум көннәрендә сайтка 40 мең уникаль мөрәҗәгать теркәлгән. Форумның 10 тематик юнәлеше буенча вебинарлар, 4 хакатон һәм стартап-проектлар өчен 2 тематик питч-сессия узган. Форум нәтиҗәләре буенча 125 мәкалә басылып чыккан.

Бүген Kazan Digital Week – 2023 өчен актив әзерлек бара. Форумның сайты булдырылган һәм тулы күләмдә эшли https://kazandigitalweek.com/. 1 марттан катнашучыларны теркәү башланган. Спикерлар составына сәнәгать һәм бизнес-структура лидерлары, шулай ук фәнни берләшмә вәкилләре керәчәк. Форум нәтиҗәләре буенча хезмәтләр җыентыгы да басылып чыгачак.

Форумга әзерлек чорында «Kazan Digital Legends» хакатоннар һәм питч-сессияләр марафоны узачак, ул мәгълүмати технологияләрне куллануның кайбер өлкәләренә кагылачак: татар теле һәм мәдәнияте өчен инновацион ИТ-хәл ителешләр эшләү, UX/UI дизайны, бизнес һәм дәүләт учреждениеләре өчен сервислар һәм башкалар. Аларның нәтиҗәсе «Demo Day» чарасы булачак. Шулай ук май аенда форумның тематик юнәлешләре буенча вебинарлар сериясе старт ала.

Эшлекле программадан тыш, форум периметрында тагын 6 партнерлык чарасы үткәрү планлаштырыла: DigitalSkills эшче һөнәрләренең бишенче тармак чемпионаты, «Киләчәк уеннары» мультиспорт турниры һәм берничә тематик конференция.

Шулай ук форум киңлекләрендә күргәзмә узачак. Быел күргәзмә зонасының гомуми мәйданы 10 мең кв. м тәшкил итәчәк. 250 компания катнашыр дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International