Татарстанда язгы кыр эшләренә тракторларның әзерлеге 95% тәшкил итә, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасы – 98%

2023 елның 18 марты, шимбә

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков авыл хуҗалыгы техникасын чәчүгә әзерләү, туфрактагы продуктив дым запаслары һәм гомумән хуҗалыкларның язгы кыр эшләренә әзерлеге турында хәбәр итте.

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов барлык муниципаль районнар белән үткәрде. Киңәшмәдә шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Наил Залаков хәбәр иткәнчә, Азнакай, Алабуга, Зәй, Сарман, Актаныш һәм Түбән Кама районнарында көзге һәм күпьеллык үләннәрне туңган туфрак өстенә тукландыру эшләре башланган инде. Бурыч - 472 мең га уҗым һәм 405 мең га күпьеллык үләннәрне вакытында тукландыру. Ул уҗым культураларының торышы җитди борчылулар тудырмавын, көннәр җылынганчы кышлау өчен шартлар оптималь булуын әйтте.

Иминият фондын исәпкә алып, бөртекле, кузаклы һәм ярма культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш турында сөйләгәндә, Наил Залаков аның 129% тәшкил итүен хәбәр итте. Чәчү сыйфатларын тикшерү тәмамлануга якынлаша.

«Яңарту өчен орлык запаслары җитәрлек, слайдтагы югары репродукция орлыклары буенча тәкъдимнәр, вакытында сатып алуны оештыруны сорыйм», - диде Наил Залаков, район башлыкларына мөрәҗәгать итеп.

Сатып алынган орлыклар атна саен контрольдә тотыла. Бүгенге көндә контрактлы партияләрне исәпкә алганда, шикәр чөгендере белән тәэмин ителеш - 95%, көнбагыш – 85%, кукуруз 93% тәшкил итә.

Минераль ашламаларга килгәндә, бүгенге көндә 1 гектарга 60 кг актив матдә тупланган (2022 елда 48,4 кг д.в/га) һәм узган елның шул ук чорына 12 кг плюс. Әмма кайбер районнар буенча тупланма 40 килограммнан түбәнрәк.

Хуҗалыкларга ашламалар сатып алуга бюджет ярдәме күрсәтелә. Гомумән алганда, 1 апрельгә кадәр хуҗалыкларга 3,6 млрд сум җибәреләчәк, аны чәчүгә әзерләнүгә кулланырга кирәк.

Республика хуҗалыкларында техниканы язгы кыр эшләренә әзерләү дәвам итә. 10 мартка тракторларның әзерлеге - 95%, чәчү һәм туфрак эшкәртү техникасының әзерлеге 98% тәшкил итә. 3,9 млрд сумлык запас частьләр яки кирәкле күләмнәрнең 79% сатып алынган, алар 5,2 млрд сум тәшкил итә.

Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары белән 2023 елның 1 апреленнән 30 апреленә кадәр төбәк һәм муниципаль әһәмияттәге автомобиль юллары буенча йөк автотранспорты хәрәкәте чикләнә. Чикләүләр азык-төлек, терлек азыгы, ашлама, орлык ташуга кагылмый, дип хәбәр итте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International