Татарстанда 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүдә 91 424 кеше катнашты

2023 елның 22 апреле, шимбә

Татарстан Республикасында 2024 елда төзекләндерүгә планлаштырылган җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча онлайн-тавыш бирүдә 91 424 кеше катнашты.

Бу хакта бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте. Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов үткәрде.

ТР Төзелеш министрлыгы башлыгы искәрткәнчә, 15 апрельдә бөтен ил буенча 2024 елда төзекләндерелергә тиешле җәмәгать территорияләрен сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү башланды. Тавыш бирү «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза.

Татарстанда тавыш бирү «Халыкны сораштыру» сервисы аша Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында һәм «ТР Хезмәт күрсәтүләре» мобиль кушымтасында алып барыла. Онлайн-тавыш бирү 31 майда тәмамланачак.

22 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр порталында теге яки бу территория файдасына 91 424 кеше үз тавышын калдырган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International