Татарстанда санитар-экологик ике айлык барышында экологлар тарафыннан ачыкланган 8 мең хокук бозуның 70 процентын чүплекләр тәшкил итә

2023 елның 30 мае, сишәмбе

Татарстанда санитар-экологик ике айлык барышында экологлар тарафыннан ачыкланган 8 мең хокук бозуның 70 процентын чүплекләр тәшкил итә. Барлыгы 5,5 мең рөхсәтсез калдыклар урнаштыру урыны ачыкланган, алар өчен штрафлар суммасы 2,5 млн сумнан артып киткән.

Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары Илнур Гобәйдуллин хәбәр итте.

Брифинг Татарстанда санитар-экологик ике айлык нәтиҗәләренә багышланды. Анда Татарстан экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, Татарстан урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров, Татарстан экология һәм табигый байлыклар министрының беренче урынбасары – Татарстан Республикасының әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге баш дәүләт инспекторы Илнур Гобәйдуллин катнашты.

"Узган ел да сан шул ук диярлек иде. Чүплекләрнең 90%ы инде юкка чыгарылган. Министрлык хезмәткәрләре ике айлык чорында мәҗбүри таләпләрне бозуның рөхсәт ителмәве һәм аларны үтәүне тәэмин итү буенча чаралар күрү кирәклеге турында меңнән артык кисәтү ясады», - диде ул.

Контроль-күзәтчелек эше нәтиҗәләре буенча быел Татарстан Республикасы Экология министрлыгы 90 претензия һәм дәгъва белдергән, шуларның 45е - әйләнә-тирә мохит компонентларына 67,7 млн сумлык зыян китерү фактлары буенча. Тагын 45е - бу претензияләрне һәм ачыкланган хокук бозуларны бетерүгә мәҗбүр итү турында дәгъва белдерүләре.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International