Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстан алдан үсешле территорияләренә гаризаларны карау буенча комиссия утырышын уздырды

2023 елның 7 июне, чәршәмбе

Бүген «Чаллы», «Түбән Кама», «Зеленодольск» һәм «Чистай» алдан үсешле территорияләрендә эшчәнлек алып бару турында килешүләр төзү турындагы гаризаларны карау буенча комиссияләр утырышында алты инвестицион проект хупланды. Чара Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов рәислегендә узды.

«КАМАНЕФТЕМАШ» ҖЧҖ Чаллыда нефть җайланмалары ясау заводы төзергә планлаштыра. Проект 117 яңа эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

«Чаллы» алдан үсешле территориясендә гамәлгә ашырыла торган «ТЭСК» ҖЧҖ инвестицияләрне һәм капиталь кертемнәрне арттыру, шулай ук эш урыннарын 44тән 71 берәмлеккә кадәр үстерү буенча гамәлдәге килешүгә үзгәрешләр кертә. Компания асфальт-бетон катнашмалары җитештерүдә махсуслаша.

"САЭЛЬРА" ҖЧҖ компаниясеннән "Зеленодольск" алдан үсешле территориясендә "Җитештерү комплексы төзү" проекты буенча элек төзелгән килешүгә үзгәрешләр кертүгә гариза килде. Проект инициаторы инвестицияләр суммасын һәм эш урыннары санын үзгәртергә уйлый.

«БИКОТЕКС» ҖЧҖ «Түбән Кама» территориясендә гамәлгә ашырыла торган «Россия өчен уникаль микрофибрадан эшләнмәләр җитештерү» проекты буенча капиталь кертемнәрне һәм эш урыннарын 324 берәмлектән 665 берәмлеккә кадәр арттырырга планлаштыра.

«Чистай» алдан үсешле территориясендә үз проектын гамәлгә ашыручы «Литейно-механический завод» ҖЧҖ капиталь кертемнәрне һәм эш урыннарын 10 берәмлектән 50 берәмлеккә кадәр арттырачак. Компания корылма җитештерүне оештыру белән шөгыльләнә.

«МЕТТЭМ АВТОМОБИЛЬНЫЕ КОМПОНЕНТЫ» ҖЧҖ компаниясеннән «Чистай» алдан үсешле территориясендә  "Транспорт чараларына идарә итү өчен цифрлы системалар компонентлары һәм интеллектуаль телематик карарлар җитештерүне оештыру" проекты буенча элек төзелгән килешүгә үзгәрешләр кертүгә гариза килгән. Компания капиталь инвестицияләрне һәм эш урыннарын 219 дан 300 берәмлеккә кадәр арттырырга планлаштыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International