Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышында катнашты

2023 елның 8 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының кырык дүртенче утырышында катнашты.

Утырышны ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.

Депутатлар утырышның көн тәртибен расладылар, анда 32 мәсьәлә кертелгән.

Аерым алганда, депутатлар республиканың кайбер суд участокларына җәмәгать судьяларын сайлау мәсьәләсен карадылар. җәмәгать судьяларына кандидатларны ТР Югары Суды Рәисе вазыйфаларын башкаручы Эдуард Каминский тәкъдим итте.

ТР Дәүләт Советы утырышында «2022 елга Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турында» закон проекты кабул ителде. Закон проектын Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин тәкъдим итте. Юнәлеш комитетының уңай нәтиҗәсе белән Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе Леонид Якунин таныштырды. Татарстан Республикасы финанс министры сүзләренчә, 2022 елда республика территориясендә бюджет керемнәре, таможня җыемнары һәм пошлиналар, социаль фондларга түләүләр 1 трлн 479 млрд сумга җыелган. Берләштерелгән бюджетның керем өлешенә 517,3 млрд сум, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 429,4 млрд сум кертелгән. Россия Федерациясе субъектлары арасында үз керемнәре күләме буенча республика дүртенче урында. Республика бюджетына 452,7, шул исәптән салым һәм салым булмаган керемнәр 366,6 млрд. сум кергән.

Үз салым керемнәрендә иң зур күләмлесе - табышка салым, ул 166,1 млрд сум күләмендә исәпкә алынган. Салымның төп керемнәре «Нефть чыгару, газ һәм аларга хезмәт күрсәтү» тармагы предприятиеләре белән тәэмин ителгән, аларның түләүләр өлеше 45 процент тәшкил итә.

Берләштерелгән бюджетка физик затлар кеременә 115,3 млрд сумлык салым тупланган, Татарстан Республикасы бюджетына – 80,8 млрд сум. Республика бюджетына акцизлар - 42,8 млрд сумга, милеккә салымнар - 40,5 млрд сумга, гомуми керемгә салымнар 14,8 млрд сумга кергән, салым булмаган керемнәр 22,3 млрд сум тәшкил итә.

Республика бюджетына 86,1 млрд сум кире кайтарылмый торган керем кертелгән, шул исәптән федераль бюджеттан 83,6 млрд сум.

Республика бюджетының чыгым өлеше турында сөйләгәндә, Радик Гайзатуллин билгеләп үткәнчә: бюджет ТР Дәүләт Советына еллык мөрәҗәгатендә ТР Рәисе тарафыннан куелган бурычларны тулы күләмдә үтәргә мөмкинлек биргән. 2022 елда Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджетының касса чыгымнары 527,5 млрд сум тәшкил иткән.

"Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында" Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында" ТР законы проекты беренче укылышта кабул ителде. Исегезгә төшерәбез, закон проекты аның аерым нигезләмәләрен төгәлләштерү максатыннан эшләнгән. Торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты рәисе Александр Тыгин, закон проектын тәкъдим итеп, закон проекты белән җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырыла торган чаралар исемлеген киңәйтергә тәкъдим ителә, дип аңлатты. Аерым алганда, күп фатирлы йортларга идарә итү өчен уңайлы шартлар тудыру максатыннан, аны җәмәгать торак контроле субъектларын булдыруга ярдәм итү чарасы белән тулыландыру – бу иҗтимагый берләшмәләр, башка коммерциячел булмаган оешмалар.

Бүген ТР Дәүләт Советы утырышында 2022 елда ТР Хисап палатасы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим ителде, бу хакта Хисап палатасы Рәисе урынбасары Альберт Вәлиев чыгыш ясады. Депутатлар мәгълүматны игътибарга алдылар.

Альберт Вәлиев хәбәр иткәнчә, 2022 елда ТР Дәүләт Советы, прокуратура органнары, РФ Хисап палатасы йөкләмәләре һәм коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарә мөрәҗәгатьләре нигезендә 12 тикшерү үткәрелгән.

Дәүләт программалары проектларын һәм алардагы үзгәрешләрне экспертизалау буенча эш дәвам итә, 2022 елда нәтиҗәләр 65 проект буенча тәкъдим ителгән. Татарстан Премьер-министры адресына Хисап палатасы Татарстан Республикасының кайбер дәүләт программаларын гамәлгә ашыру нәтиҗәлелеген бәяләү индикаторлары исемлегеннән «Максатчан билгеләнештәге үзләштерелгән финанс чараларының өлеше» күрсәткечен чыгаруның максатка ярашлылыгы турында мәгълүмат юллады.

«Татарстан Республикасының аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» ТР законы проекты каралды, ул федераль законнарга туры китерү өчен эшләнгән.

Исегезгә төшерәбез, 2023 елның апрелендә «РФның аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында» Федераль закон кабул ителгән иде, анда федераль, төбәк, муниципаль дәрәҗәдәге хакимият органнарының мәдәни мирас объектларын, китапханә һәм музей эшен саклау өлкәсендәге вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда хакимиятнең башка дәрәҗәләренә ярдәм итү хокукы каралган.

Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе урынбасары Людмила Рыбакова билгеләп үткәнчә, тәкъдим ителгән ТР законы проекты «Мәдәният турында», «Татарстан Республикасында мәдәни мирас объектлары турында» һәм «Китапханәләр һәм китапханә эше турында» республика законнарына тиешле үзгәрешләр кертү максатларында эшләнгән.

ТР Дәүләт Советы утырышы турында тулырак - https://gossov.tatarstan.ru/index.htm/news/2318.htm

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International