Роман Шәйхетдинов "Россия Почтасы" делегациясе белән очрашты

2023 елның 30 июне, җомга

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында Премьер-министр урынбасары Роман Шәйхетдинов «Россия Почтасы» АҖнең халыкара эшчәнлек буенча генераль директор урынбасары Георгий Аликошвили, логистика буенча генераль директор урынбасары Сергей Сергушев һәм бизнесны үстерү буенча дирекция җитәкчесе Александр Дзвонковский составындагы делегациясе белән очрашты.

Яклар «Россия Почтасы» АҖнең Иннополис Университетының ясалма интеллект өлкәсендәге тикшеренү үзәге проектында индустриаль партнер сыйфатында катнашуының оештыру-хокукый мәсьәләләрен тикшерделәр. Проект кысаларында Иннополис Университеты һәм «Россия Почтасы» АҖ бергәләп товарларның склад операцияләрен узуы турында мәгълүмат алуны тизләтү һәм товарларны эшкәртү процессындагы бозуларны ачыклау максатыннан фулфилмент складларында дәгъва эшен автоматлаштыруны гамәлгә ашыралар.

Яклар алга таба адымнарны расладылар һәм пилотсыз очу аппаратлары белән йөкләр китерү өлкәсендә хезмәттәшлек башлау турында кКарар кабул иттеләр. Иннополиста киләсе очрашу Иннополис Университетының басулар шартларында БПЛА мөмкинлекләрен күрсәтү өчен планлаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International