Алексей Песошин Җир сукалау буенча X Россия ачык чемпионаты җиңүчеләрен бүләкләде

2023 елның 9 июле, якшәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин 2023 елгы Бөтенроссия кыр көне кысаларында үткән Җир сукалау буенча X Россия ачык чемпионатын ябу тантанасында катнашты. Чара «Казан Экспо»да узды.

2023 елгы Бөтенроссия кыр көне 6 июльдә старт алды. "Казан Экспо" янындагы 45 гектар мәйданда 250дән артык компания катнашты, 300дән артык авыл хуҗалыгы техникасы, селекция, агрохимия һәм үсемлекләрне саклау өлкәсендәге алдынгы эшләнмәләр тәкъдим ителде.

Алексей Песошин билгеләп үткәнчә, Х Россия ачык чемпионаты соңгы атнада күркәм вакыйга булды. "Кырда без илнең иң яхшы механизаторы исеме өчен намуслы һәм матур көрәш күзәттек. Ярышлар тәҗрибәле катнашучыларга яңа казанышларга ирешүдә зур ярдәм булды, ә һөнәргә яңа керешүчеләр өчен уңышка трамплин булды", - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Алексей Песошин җиңүчеләрне котлады һәм бүләкләде. "Без киләчәктә дә республикабыз кырларында җир сукалау чемпионатын кабул итәргә әзер. Шуңа күрә саубуллашмыйбыз, ә яңа очрашуларга кадәр дип сөйләшик», - дип өстәде ТР Хөкүмәте башлыгы.

Чемпионатны оештыручы, «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов Татарстан Республикасына рәхмәт белдерде һәм ярышларны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде.

Чемпионатта Россиянең 35 төбәгеннән 65 механизатор, шулай ук Белоруссия, Казахстан, Кыргызстан һәм Ираннан чит ил командалары катнашты. Иң яхшыларны 2 дисциплина буенча ачыклаганнар: трактор-шоу (тракторны фигуралы йөртү) һәм җир сукалау буенча осталык.

Җир сукалау буенча Татарстаннан Ирек Галиев беренче урынны яулады, икенче урынны - Орел өлкәсеннән Виктор Кудинов, өченче урынны - Мордовиядән Сергей Митрофанов алды. Трактор-шоуда Саратов өлкәсеннән Сергей Сергейчев чемпион булды, ә Кемерово өлкәсеннән Алексей Филипов һәм Свердловск өлкәсеннән Андрей Савченко икенче һәм өченче урыннарны алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International