Иннополис Инновацион үзәгендә Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры урынбасары Андрей Заренин булды. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов озатуында ул «Иннополис» МИЗның А.С.Попов исемендәге технопаркында монда эшләнә торган хәл ителешләрне карады.
Шулай ук Андрей Зарянин Иннополис Университеты базасында оештырылган Робототехника үзәге, Технологияләр трансферы үзәге һәм алдынгы инженерлык мәктәбе эшчәнлеге белән танышты. Роман Шәйхетдинов кунакка ИТ-югары уку йортының ясалма интеллект һәм сәнәгать робототехникасы өлкәсендәге проектлары һәм аны алга таба үстерү планнары турында сөйләде.
Шулай ук министр урынбасары Иннополисның «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектына тәкъдимнәрен карады.