Татарстан белән Мьянма сәүдә-сәнәгать палаталары арасында Үзара аңлашу турында меморандумга бүген Татарстан Республикасы делегациясенең Мьянма Союзы Республикасына визиты кысаларында имза салынды. Делегацияне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Янгонда Мьянма Сәүдә-сәнәгать палатасы штаб-квартирасында Татарстан вәкилләре һәм Мьянма бизнесменнары катнашында түгәрәк өстәл уздырылды. Очрашуда катнашучыларны сәламләп, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мондый түгәрәк өстәлне уздыру мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде һәм хезмәттәшлекнең зур перспективаларын билгеләп үтте.
"Безнең предприятиеләр Мьянмада да үз урынын табарга тиеш, ә без үз ягыбыздан сезнең бизнесны үз илебездә уздырырга телибез", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, бизнесменнарга мөрәҗәгать итеп.
Аның сүзләренчә, Мьянмада республиканың машина төзелеше комплексы предприятиеләре продукциясе кирәк булырга мөмкин, шулай ук әлеге Азия иле өчен Татарстанның нефть чыгарудагы һәм нефть транспортлаудагы тәҗрибәсе кызык булырга мөмкин.
Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев үз чиратында Мьянма эшкуарларын Татарстанга килергә һәм республиканың сәнәгать потенциалы белән шәхсән танышырга чакырды.
Түгәрәк өстәл барышында Мьянма һәм Татарстанның икътисадый потенциалы тәкъдир ителде, шулай ук очрашуда катнашучыларга Татарстан турында "We can!" видеоролигы күрсәтелде.
Очрашу азагында Мьянма белән Татарстан сәүдә-сәнәгать палаталары арасында Үзара аңлашу турында меморандумга имза салынды. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясенең Мьянмадагы Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Василий Поспелов, Мьянма финанслар һәм дәүләт җыемнары министры Вин Мьинт һәм сәүдә министры Вин Шейн барында документларга Мьянма Союзы Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы җитәкчесе Вин Аунг һәм Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе Шамиль Агиев имза салдылар. Яклар ышаныч белдергәнчә, бу документка имза салу Мьянма белән Татарстан арасындагы сәүдә-сәнәгать мөнәсәбәтләренең динамик үсешенә нигез салачак.