Бүген, Өлкәннәр көнендә, Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов республика дәүләт хезмәте ветераннарын котлады. Тантана “Казан” ММҮдә узды.
Тантанада катнашучыларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт хезмәте ветераннары белән мондый очрашулар күркәм гадәткә әверелде. "Бу бик күңелле гамәл, мин монда сөенә-сөенә киләм, - дип белдерде Татарстан Президенты. – Безнең мондый һәр очрашу – республика эшенә йомгак ясарга сәбәп була. Сез элеккегечә үк безнең белән, һәм без сезнең уңышларны, сезнең башлангычларны без дәвам итәбез".
Рөстәм Миңнеханов искә төшергәнчә, быел Татарстан Бөтендөнья җәйге универсиадасын уңышлы уздырды, ул гаять зур хезмәт җимеше булды. "Без башка бик күп проектларны гамәлгә ашырабыз, һәм боларның барысы да сез салган нигезгә таянып башкарыла ", - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Республикасы Президенты дәүләт хезмәте ветераннарына.
Ул тантанада катнашучыларны бәйрәм белән котлады һәм үткәндәге уңышлы хезмәтләре һәм бүгенге актив тормыш позицияләре өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Президенты Бөтендөнья татар конгрессы рәисе киңәшчесе Нурия Гәрәевага “Ватан алдындагы казанышлар өчен” орденының 2 нче дәрәҗә медален тапшырды. Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен Рөстәм Миңнеханов кулыннан хезмәт ветераны Ләлә Мөхәммәтшина кабул итеп алды. Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Шамиль Дәүләтгилдеевны туган көне белән котлады, аңа бүген 69 яшь тулган.
Тантананың рәсми өлеше бәйрәм концерты белән тәмамланды.