Теләсә кайсы проектны гамәлгә ашыруда уңышка ирешү өчен беренче чиратта лидерлар һәм профессиональ команда булу һәм соңыннан гына – финанс чаралары кирәк. Мондый фикерне бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit'13 форумы кысаларында узган чит илләрнең, Россиянең һәм Татарстаннның алдынгы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашуда әйтте.
Чит илләрнең эшлекле ММЧ журналистларын Татарстанның инвестицияләр җәлеп итү сәясәте, Россия белән Ислам илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә республиканың роле кызыксындырды.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, Татарстан, мөселманнар күп санда яши торган республика буларак, берләштерә. “Россия Ислам хезмәттәшлеге оешмасында күзәтүче булды, һәм бу мөселманнар күпләп яши торган төбәкләргә ислам дөньясы белән хезмәттәшлек процессына актив кушылырга мөмкинлек бирде. Шуның өчен без Kazansummit форумын уздырабыз да, - дип белдерде ТР Президенты. – Ә минем бурыч – кызыксынган якларны җәлеп итү, аларны сөйләшүләр өстәле тирәсендә җыю”.
Рөстәм Миңнеханов билгеләвенчә, форумга төрле илләрдән күпләп бизнесмен килүе мөселман илләреннән инвесторларның Россия белән кызыксынуы турында сөйли. "Ләкин инвесторны бу илдә уңышлы булуында ышандырырга кирәк. Ул керткән инвестицияләр тотрыклы булуында ышандырырга кирәк", - дип әйтте Р.Миңнеханов.
Корреспондентлар Татарстанда инвесторларны нинди рисклар көткәнлеге белән кызыксынды. ТР Президенты фикеренчә, республикада чит ил бизнесменнарының рисклары минималь, ә иң куркыныч фактор - кеше факторы. Шулай да, Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, республика җитәкчелеге инвесторларга барлык мәсьәләләрен хәл итүдә максималь рәвештә ярдәм күрсәтә.
“Безгә илебезгә инвестицияләрнең тискәре имиджы булмавы мөһим. Шуңа күрә хакимият проектларны күзәтеп барырга тиеш, һәрбер уңышсызлыклар башкалар тарафыннан тискәре сигнал буларак кабул ителә ала, - дип ышанып әйтте Р.Миңнеханов. – Татарстанда инвесторларга ярдәм итү дәрәҗәсе бик югары. Без даими рәвештә инвесторлар белән очрашабыз, аларга проектларны тормышка ашырырга ярдәм итәбез”.
Татарстан Президенты фикеренчә, теләсә нинди проектның уңышлы булуының нигезе, беренче чиратта, лидерның һәм профессиональ команданың булуында, ә соңыннан гына – акчада. “Иң баштан проектны башкару өчен, кеше табарга кирәк һәм шуннан соң гына акча эзләргә, - дип саный Рөстәм Миңнеханов. – Минемчә, Татарстанда иң амбициоз проектларны тормышка ашырырга әзер булган сәләтле, тапкыр кешеләр күп”.