Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Kazansummit'13 халыкара икътисадый форумында катнашучы илләрнең илчеләре белән очрашты. Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президентының тышкы икътисадый эшчәнлек буенча ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Линар Якупов катнашты.
Очрашуны ачып, Татарстан Президенты Kazansummit форумында катнашкан өчен барысына да рәхмәт белдерде. "Мин сезгә безнең форумда шундый мәртәбәле делегацияләр белән катнашуыгыз өчен рәхмәт белдерәм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Бу форум - Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән без эшләп җиткермәгән мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен бик шәп мәйданчык".
Очрашу барышында анда катнашучылар Татарстанга Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән икътисадый өлкәдә генә түгел, мәгариф, мәдәният, дин мәсьәләләре өлкәсендә дә үзара хезмәттәшлек итәргә кирәк икәнлекне билгеләп үттеләр. "Безгә глобализация шартларында үз мәдәниятебезне, үз гореф-гадәтләребезне саклап калу өчен бергә булырга, бер-беребезгә ярдәм итәргә кирәк", - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, форумда катнашучы Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре илчеләренә мөрәҗәгать итеп.