Алексей Песошин VI чакырылыш республика Дәүләт Советының 54 нче утырышында катнашты

2024 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының илле дүртенче утырышында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Утырышны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде. Көн тәртибенә, парламент Президиумы карары нигезендә, 29 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән 16 республика законы проекты һәм 5 федераль закон проекты. Фикер алышу нәтиҗәсендә көн тәртибе 41 мәсьәләгә кадәр киңәйде.

Беренче укылышта 2023 елга республика бюджеты һәм Мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы закон проектлары, шулай ук ТР Бюджет кодексына һәм җирле үзидарә, Дәүләт Советы депутаты статусы, дәүләт мөлкәтен хосусыйлаштыру, урманнардан файдалану турындагы республика законнарына үзгәрешләр кертүче закон проектлары каралды.

Җиденче чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау датасын раслау мөһим мәсьәлә булды. Сайлаулар 2024 елның 8 сентябренә билгеләнде. Җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлаулар турында мәгълүматны Дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин тәкъдим итте. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сайлауларны билгеләү мәсьәләсе конституцион норма булуын искәртте. "Әлеге карар рәсми рәвештә басылып чыккан көннән үз көченә керә", - дип ассызыклады ул.

Беренче укылышта һәм тулаем алганда 2023 елга республика бюджеты үтәлеше турында закон проекты кабул ителде. "Россия Федерациясе субъектлары арасында Татарстан керемнәр күләме буенча алтынчы урында тора", - дип ассызыклады Татарстан Республикасы финанс министры Радик Гайзатуллин, закон проектын тәкъдим итеп. 2023 елда Татарстан Республикасы бюджеты үтәлеше турындагы закон проекты түбәндәге күрсәткечләр белән кабул ителде: керемнәр - 486 млрд. 843 млн. 482,8 мең сум, чыгымнар - 510 млрд. 221 млн. 004,4 мең сум.

Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков республикада гамәлдә булган яшьләр проектлары һәм программалары, шулай ук бу өлкәгә җәлеп ителгән чаралар турында җентекләп сөйләде. Мәсәлән, 2023 елда республикага федераль бюджеттан «Яшьләр өчен төбәк» проекты һәм Росмолодежның форум кампанияләре кысаларында 400 млн. сумнан артык акча кердгән. Татарстан яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыруга федераль акчалар җәлеп итү буенча топ-5 төбәкләр исемлегенә керә. Балалар лагерьларын һәм аларга керү юлларын реновацияләү, яшүсмерләр клубларын һәм яшьләр үзәкләрен ремонтлау программалары ярдәмендә узган ел 76 объектны ремонтлау һәм 2 объектны яңа баштан төзү мөмкин булган. 2023 елда бүлеп бирелгән акчаларның гомуми күләме 4,7 млрд. сумга якын тәшкил иткән. 2014 елдан модернизацияләнгән учреждениеләр өлеше 68% тәшкил итә. Министр билгеләп үткәнчә, быел Татарстан Республикасы Рәисе ярдәме белән «Авыл яшьләре» ярдәмче программасын финанслау 22 млн. сумга кадәр арткан. Яшь гаиләләргә ярдәм торак программаларын гамәлгә ашыру нигезендә башкарыла. Әмма, министр билгеләп үткәнчә, монда чират зур. 2023 ел ахырына торак шартларын яхшыртуга 3 меңнән артык гаилә мохтаҗ. Ринат Садыйков сүзләренчә, Министрлык, ТР Фәннәр Академиясе белән берлектә, икътисадның өстенлекле тармаклары предприятиеләрендә эшләүче яшь галимнәр һәм белгечләр өчен программа да эшли. Ринат Садыйков "Беренчеләр хәрәкәте" эшчәнлеге нәтиҗәләренә аерым тукталды. Эш башланганнан соң ел ярымнан эчендә һәр районда җирле бүлекчәләр, 1,5 меңнән артык башлангыч бүлекчәләр ачылган, катнашучыларны төрле чаралар белән колачлау 150 меңнән артык кеше тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International