Роман Шәйхетдинов югары осланлыларны милли татар бәйрәме Сабантуй белән котлады

2024 елның 8 июне, шимбә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Татарстанның Югары Ослан муниципаль районында «Сабантуй 2024» бәйрәмендә катнашты.

Район башлыгы Марат Зыятдинов белән бергә, ул «Осталар шәһәре» мәйданчыгын карады, картинг һәм туризм полосасын узу буенча ярышларда булды һәм авыл хуҗалыгы алдынгыларына бүләкләр тапшырды.

Роман Шәйхетдинов район халкына республика Рәисеннән котлау сүзләрен җиткерде: «Сабантуй – кабатланмас иҗат һәм ачыклык атмосферасы булган бәйрәм. Аның бизәлгән мәйданы елдан-ел төрле яшьтәге, төрле милләт һәм төрле дин кешеләренең бердәмлеге һәм мәдәни үзара баету үзәгенә әверелә. Моннан тыш, Сабантуй – туганнарның һәм якыннарның очрашу урыны, бу аны гаилә һәм җылы бәйрәм итә. Гаилә елында бу аеруча әһәмиятле, безнең традицион кыйммәтләребезне ныгытуга ярдәм итә, дип ышанам. Быелгы бәйрәм барлык татарстанлылар тормышында күренекле вакыйга булыр, туган мәдәниятнең чыганакларына кабат кагылырга, бер-берсе белән аралашудан ләззәт алырга мөмкинлек бирер дип ышанам!»

Бәйрәм кысаларында Югары Осланда шулай ук милли көрәш буенча ярышлар, спорт уеннары һәм концерт узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International