Алексей Песошин: Татарстанда гаилә спортын үстерүгә зур игътибар бирелә

2024 елның 14 сентябре, шимбә

Татарстанда гаилә спортын үстерүгә зур игътибар бирелә. Бу хакта республика Премьер-министры Алексей Песошин «Гаилә. Традицияләр. Спорт" түгәрәк өстәлендә белдерде. Чара "Локо. Без бергә" РТЮ спорт фестивале кысаларында Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университетында узды.

Алексей Песошин ассызыклаганча, бу көннәрдә Казан бөтен тимер юл гаиләсен җәлеп итү үзәгенә әверелде. Тимер юл инфраструктурасы турында сөйләгәндә, Татарстан Россия төбәкләрен бәйләүче звено булып тора. Ул Казанның Россиянең спорт башкаласы исемен горур йөртүен билгеләп үтте. Төрле елларда шәһәр Универсиада-2013, 2015 елгы Су спорт төрләре буенча Дөнья чемпионаты, 2018 елгы футбол мундиале уеннары, «WorldSkills - 2019» һөнәри осталык буенча чемпионат кебек эре спорт форумнарын кабул итте. Быел Казанда «Киләчәк уеннары» һәм "БРИКС" халыкара мультиспорт турниры уңышлы узды.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте башлыгы гаилә спортын үстерү - эштә өстенлекле юнәлешләрнең берсе, дип белдерде. Даими нигездә физкультура-спорт чаралары үткәрелә, аларда берничә буын гаилә катнаша. Бу: «Россия чаңгы юллары» бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышлары, «Илкүләм кросс» бөтенроссия йөгерү көне, «ЗаБег.РФ» бөтенроссия ярыммарафоны, «TIMERMAN» спорт чаралары сериясе, «Казан марафоны» халыкара җиңел атлетика ярышы. «ГТО» һәм «Яшел фитнес» спорт комплексы проектлары.

"Россия Федерациясе Президенты игълан иткән Гаилә елында Россия тимер юлларының гаилә юнәлешендәге практикасы традицион гаилә кыйммәтләрен, гаилә институтын, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга ярдәм итүче мөһим һәм әһәмиятле эш булып тора. Нәкъ менә гаиләдә безнең холкыбыз һәм гадәтләребез формалаша. Россия тимер юлларының гаилә сәясәтендәге корпоратив тәҗрибәсен эшчәнлекнең барлык өлкәләрендәге предприятиеләр эшендә кулланырга кирәк», - дип өстәде Татарстан Премьер-министры.

«Россия тимер юллары» ААҖ генераль директоры - идарәсе рәисе Олег Белозеров спорт фестивален уздыру өчен уңайлы шартлар өчен Татарстанга рәхмәт белдерде. "Безнең түгәрәк өстәл темасы бик актуаль һәм бик мөһим. Бүген Россия тимер юллары системасында 1100дән артык гаилә династиясе исәпләнә. Традицияләр көн саен тармак эшендә чагылыш таба. Без ветераннарыбызга зур хөрмәт белән карыйбыз. Шулай ук Россия тимер юллары спортны үстерүгә зур игътибар бирә. Без теләгән һәркемгә спорт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирергә телибез. Бүгенге Казандагы спорт фестивале барлык буыннарны берләштерде", - дип өстәде ул.

Россия Спорт министры Михаил Дегтярев билгеләп үткәнчә, гаиләләрнең сәламәтлеге һәм иминлеге - дәүләт башлыгы билгеләгән төп максат. Аңа ирешү өчен спорт министрлыгы үз стратегиясен тормышка ашыра, аның нигезендә 2030 елга системалы рәвештә спорт белән шөгыльләнүче россиялеләр саны 70% тәшкил итәргә тиеш. "Әлбәттә, бу эшкә без Россия тимер юллары ягыннан җитди өлеш кертәбез. Без бергәләп гаилә спорты инициативаларына ярдәм итү буенча берничә проектны гамәлгә ашырабыз. Аерым алганда, гаилә командалары арасында Бөтенроссия ГТО фестивале. Моннан тыш, илнең иң зур спорт җәмгыяте булып „Локомотив“ санала, ул 300 меңгә якын кешене берләштерә", - диде Михаил Дегтярев. "Локо. Без бергә» 10-15 сентябрь көннәрендә Казанда уза. Бөтен илдән килгән тимер юлчылар йөзү, җиңел атлетика, керглинг, волейбол, шахмат, дартс, шулай ук фиджитал спорт ярышларында катнаштылар.

Түгәрәк өстәл башланыр алдыннан Алексей Песошин, Олег Белозеров һәм Михаил Дегтярев «Локомотив» Россия физкультура-спорт җәмгыяте стендларын һәм тимер юлчыларның гаилә клублары күргәзмәсен карадылар. Мәртәбәле кунаклар шулай ук Россия тимер юлларының «Гаилә кыйммәтләре һәм традицияләре» корпоратив социаль проектында катнашучылар белән аралаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International