Рөстәм Миңнеханов: Шикәр чөгендере уңышын тулысынча җыеп алу өчен яхшы һава шартларын мөмкин кадәр кулланырга кирәк

2013 елның 19 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында 41,2 мең га шикәр чөгендере җыеп алынган, бу барлык мәйданның 72%ын тәшкил итә. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 14 мең га мәйданда шикәр чөгендере җыеп аласы бар, эш тәүлек буена бара. Бүген бу хакта Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр итте.

Видеоконференцэлемтә режында республиканың барлык мунициципаль районнары белән узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр иткәнчә, һава шартлары уңыш җыеп алуны гаять катлауландырды. Якын көннәрдә җыеп аласы шикәр чөгендере уңышы Зәй, Буа, Нурлат һәм Сарман мунициципаль районнары басуларында кала.

Рөстәм Миңнеханов басулардан җыелган шикәр чөгендерен вакытында илтеп тапшыруны, шулай ук һава шартларын мөмкин кадәр куллануны сорады.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Минсәгыйр Нуретдинов хәбәр иткәнчә, республикада терлекләргә азык әзерлү эше бара.

Районнарда кышкы чорда 12 мең берәмлектән артык трактор, 4 мең комбайн, шулай ук чәчкечләр һәм культиваторлар ремонтларга кирәк булачак. Хәзерге вакытта авыл хуҗалыгы техникасын кышкы чорга саклауны тәэмин итү эшләре алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International