Татарстан Республикасында 1 млн. 768,5 мең кв.м торак тапшырылган, ул еллык заданиенең 73,3%ын тәшкил итә

2013 елның 19 октябре, шимбә

Татарстан Республикасында 18 октябрьгә 1 млн. 768,5 мең кв.м торак тапшырылган, ул 2013 елга еллык заданиенең 73,3%ын тәшкил итә. Бу хакта ТР Хөкүмәт Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының Төзелеш, транспорт, торак-комуналь һәм юллар хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илдар Сибгатуллин хәбәр итте. Видеоконференцэлемтә режимында республиканың барлык муниципаль районнары белән узган киңәшмәне ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә ТР Премьер-министры Илдар Халиков катнашты.

ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына акчалар күчерү буенча йөкләмәләр гыйнвар-сентябрь айларына план буенча 6,107 млн. сум булса, фактта ул 6,646 млн. сумга үтәлгән.

ТР Премьер-министры Илдар Халиков искә төшергәнчә, бүген материалларның күп өлеше эшне уңайлаштыру өчен "Ачык Татарстан" проекты кысаларында   электрон форматка күчерелгән һәм муниципаль  районнар башлыклары кирәкле мәгълүмат белән киңәшмәгә хәтле таныша ала иделәр.

ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, РФ Президенты каршындагы РФдә торак сәясәте һәм торакны мөмкинлеген арттыру Советы утырышы узды, аны РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов җитәкли. 2014-2017 елларда илдә 25 млн. кв. м эконом класстагы торак төзеләчәк.

Ирек Фәйзуллин искә төшергәнчә, 2014 елда ТР ДТФга 6638 фатирлык 140 торак йортны файдалануга тапшырыга тиеш. 

Ул республикада авария хәлендәге торакны бетерү программасына төгәлерәк тукталды. Бу программа кысаларында 2014 ел азагына кадәр 713 авария хәлендәге йортта яшәгән 12 мең 330кеше яңа торакка күчереләчәк. 

Ятим балаларны торак белән тәэмин итүгә килгәндә, Ирек Фәйзуллин сүзләренчә, 2007-2012 елларда республикада 638 млн сумлык торак сертификаты рәсмиләштерелгән. Бүгенгә ТР ДТФда 265 ятим бала өчен торак билгеләнгән. 

ТР Премьер-министры Илдар Халиков муниципаль районнар башлыкларына искә төшергәнчә,  якын киләчәктә 2014 елга республика программасын формалаштыру тәмамланачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International