Алексей Песошин энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге буенча Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышында: Җайга салынган һәм системалы эш энергияне сак тоту нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстанда узган 2024 елда 31 млрд кВтч электр энергиясе эшләп чыгарылган - үсеш 10,8%ка. Бу уртача Россия күрсәткечләреннән 3,7 тапкырга артыграк. Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге мәсьәләләре буенча утырышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко әнә шундый мәгълүматларны җиткерде. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.

Төп тема - «2024 елда "Татарстан Республикасында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге» дәүләт программасын гамәлгә ашыруның барышы һәм 2025 елга бурычлар турында". Утырыш «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә узды.

Олег Коробченко төп нотык белән чыгыш ясаганда: "Узган елда 31 миллиард киловатт-сәгатьтән артык электр энергиясе эшләп чыгарылган. 10,8 процентка үсеш. Бу бөтен Россия буенча эшкәртү үсеше темпларыннан 3,7 тапкырга, Урта Идел буенча 1,7 тапкырга артыграк». Олег Коробченко билгеләп үткәнчә, нигездә барлык эре станцияләр үсеш күрсәткән, Түбән Кама ТГК-16 ТЭЦыннан кала. Шулай ук Түбән Кама ГЭСында (өчтән бер өлешкә диярлек) һәм Зәй ГРЭСында (дүрттән бер өлешкә диярлек) электр энергиясе эшләп чыгаруның шактый үсешен теркәгәннәр. "Бу станцияне модернизацияләү кирәклеген тагын бер кат күрсәтә", - дип өстәде Коробченко.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы билгеләп үткәнчә, Татарстанда электр энергиясен куллану 5,1%ка арткан. Электр куллану үсешенең төп драйверы сәнәгать булды, шул ук вакытта куллануның кимүе нефть чыгаруда күзәтелде - ОПЕК килешүләренә бәйле чикләүләр аркасында. Халык арасында шулай ук электр энергиясен куллануның сизелерлек артуы билгеләп үтелә (7,6%). Алга киткән һәм ышанычлы энергетика алга таба икътисадый үсешнең төп факторы булып тора, дип ассызыклады Олег Коробченко.

"Татарстан икътисады, авырлыкларга карамастан, тотрыклы рәвештә үсеш күрсәтә. Тулаем төбәк продукты дәрәҗәсе арта. Шул ук вакытта җитештерелә торган продукциянең 1 сумына без энергия ресурсларын азрак куллана башладык, икътисадның энергия нәтиҗәлелеген арттырдык», - диде Коробченко. "Безнең республика энергетикасы электр һәм җылылык энергиясен, ваклап сату генерациясен җитештерүче эре предприятиеләрдән тора. 0,4 дән 500 кВт кадәр зур челтәр хуҗалыгы бар", - диде ул.

«Сетевая компания» АҖ мисалында электр челтәре комплексы компанияләренең нәтиҗәлелеген арттыру турында аның генераль директоры Илшат Фәрдиев сөйләде. «Аммоний» АҖ продукция җитештерүнең үзкыйммәте структурасында энергетика чыгымнарының чагыштырма күләмен киметү буенча башкара торган эш турында «Аммоний» АҖ генераль директоры Дмитрий Макаров сөйләде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, утырышка йомгак ясап, Татарстан Республикасында 2000 елдан бирле энергия нәтиҗәлелеге программалары гамәлгә ашырылуын искәртте. Хәзер инде 2022-2026 елларга 5 нче шундый программа гамәлдә.

"Нәтиҗәләр буенча без тулаем төбәк продуктының энергия сыйдырышлылыгы база 2007 ел белән чагыштырганда 25,2%ка кимүен теркибез", - диде Алексей Песошин. Ул шулай ук ел саен әлеге күрсәткечкә мониторинг ясалуын һәм аның динамикасына анализ ясалуын әйтте. Шул ук вакытта республикада энергия ресурсларын куллануның яртысыннан артыгы энергетикага һәм сәнәгатькә туры килгәндә, барыннан да элек, бу юнәлешләрдә энергия нәтиҗәлелеген үстерүгә басым ясала. "Узган ел Татарстан Республикасы буенча сәнәгать җитештерүе индексы 105% тәшкил итте. Без санкцион басымга карамастан, сәнәгать җитештерүе үсүен дәвам итүен күрәбез. Шул ук вакытта үзеңнең конкурент өстенлекләреңне, шул исәптән энергия ресурсларын нәтиҗәле файдалану буенча да, куллану мөһим», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Премьер-министры.

Ул ассызыклаганча, ел саен республика предприятиеләре үзләренең энергияне сак тоту программалары кысаларында гамәлдәге җайланмаларны модернизацияләү һәм энергияне сак тоту технологияләрен кертү проектларын гамәлгә ашыралар. Мисал итеп «Казан вертолетлар заводы» АҖен китерде - электр челтәре хуҗалыгын реконструкцияләү чараларын гамәлгә ашыру исәбенә 2024 ел йомгаклары буенча энергия сыйдырышлылык 20%ка кимегән. «Казанькомпрессормаш» АҖ, «ТАИФ-НК» АҖ, башка предприятиеләрдә дә җитештерүнең энергия сыйдырышлылыгы кимегән. "Барлык республика предприятиеләреннән үзләренең энергия нәтиҗәлелеге программаларына яңа чынбарлыкны исәпкә алып анализ ясауларын һәм аларны актуальләштерүләрен сорыйм. Кирәк булганда гамәлдәге җитештерүдә энергия аудитлары үткәрергә кирәк", - диде Алексей Песошин.

Ул искәрткәнчә, энергетикада төп бурыч кулланучыларны ышанычлы энергия белән тәэмин итү. "Тулаем алганда, компанияләр моны уңышлы башкарып чыга, - диде Песошин. - Энергетика предприятиеләре тарафыннан башкарылган зур эш нәтиҗәсендә БРИКС саммитын, шулай ук БРИКС илләренең спорт уеннарын, «Киләчәк уеннарын» үткәрү һәм яшәү объектларын энергия белән ышанычлы тәэмин итү тәэмин ителде. Гамәлдәге җайланмаларны эксплуатацияләүне һәм аларга сервис хезмәте күрсәтүне тәэмин итү мөһим, дип ассызыклады Алексей Песошин.

"Хәзер безнең һәр станциядә чит илдә җитештерелгән җайланмалар бар. Бу җайланманы алга таба ничек кулланырга икәнен хәл итәргә кирәк, - диде ул. - Әлбәттә, бу мәсьәләдә безгә шулай ук федераль үзәк ярдәме кирәк.

Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгыннан, безнең энергокомпанияләр белән берлектә, «Яңа атом һәм энергетика технологияләре» илкүләм проектында катнашуны сорыйм. Алексей Песошин муниципаль берәмлекләрне энергияне сак тоту һәм бюджет өлкәсендә энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендәге күрсәткечләр буенча бәяләүгә тукталды. Мондый бәяләү ел саен үткәрелә. 2024 ел нәтиҗәләре буенча артта баручылар исәбенә Биектау, Алабуга, Балык Бистәсе районнары кергән.

"Киләсе елга кадәр төзәлергә мөмкинлек бар, - диде ТР Премьер-министры. - Муниципаль берәмлекләр башлыкларына энергия куллануның югары дәрәҗәдә булуы һәм приборлар ярдәмендә исәпкә алынмау сәбәпләрен җентекләп тикшерергә кирәк. Һәм нәтиҗәләр ясарга". Алексей Песошин хәбәр иткәнчә, Татарстанда газ-мотор ягулыгы тармагы үсеш ала. "Федераль һәм төбәк программаларын гамәлгә ашыру кысаларында без бу юнәлештә билгеле бер уңышларга ирештек. Республиканың газ ягулыгы салу инфраструктурасы челтәрен киңәйтү проектларына инвесторларны активрак җәлеп итәргә кирәк - компримацияләнгән һәм сыекландырылган табигый газ, газ-моторлы техниканы күчерү һәм сатып алу эшен көчәйтергә кирәк", - диде ул.

Республика, үз чиратында, алга таба да техниканы газ-мотор ягулыгына күчерүне стимуллаштыру буенча эш алып барачак, газ кулланылышында яңа техника сатып алуга да, булганнарын үзгәртеп коруга да субсидияләр бирү юлы белән дә, шулай ук газ ягулыгы салу инфраструктурасын төзү өчен җир кишәрлекләре бүлеп бирү юлы белән дә, диде Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты башлыгы.

Ул шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларында энергияне сак тоту темасын яктырту эшен дәвам итәргә кушты. "Ышанам ки, республиканың барлык дәрәҗәдәге хакимият органнарының, предприятиеләренең һәм оешмаларының җайга салынган һәм системалы эше билгеләнгән бурычларны хәл итәргә һәм энергияне сак тоту буенча дәүләт сәясәтен үткәрүнең нәтиҗәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк", - диде Алексей Песошин.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте утырышында дәүләт бүләкләре тапшырылды һәм энергияне сак тоту һәм энергетика нәтиҗәлелеген арттыру өлкәсендә республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International