1 гыйнвардан Татарстанда балалар бакчасы өчен икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак

2013 елның 12 ноябре, сишәмбе
2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда балалар бакчасы өчен икегә бүлеп түләргә мөмкин булачак. Бу мөмкинлек бер җан башына 1 айда 10 мең чамасы сум керем туры килгән гаиләләргә генә бирелә. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәт йортында узган брифингта республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин белдерде.

“Ата-аналарның күпсанлы мөрәҗәгатьләре белән бәйле рәвештә бу мәсьәлә буенча фикер алыштык. Җитәкчелек бу мөмкинлекне керемнәре 10 мең сум тирәсе булган гражданнарга бирергә карар итте”, - диде Данил Мостафин. Балалар бакчасы өчен түләүнең икенче өлешен компенсация алгач түләргә мөмкин булачак, дип аңлатты ул.
“Бүген бу мәсьәлә хәл ителде. Хәзер бу механизмның ничек эшләячәге, квитанция ничек биреләчәге күзаллана”, - диде республика мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары.

Данил Мостафин журналистларның балалар бакчасы өчен түләү үзгәрү һәм тәрбиячеләрнең хезмәт хакы артуын бәйләп карау урынсыз, чөнки бу ике төрле процесс, дип ассызыклады. Россия төбәкләрендә бюджет өлкәсендә хезмәт хакларын күтәрү карталары эшләнгән, алар РФ Президенты Владимир Путинның “май” указларын гамәлгә кую мөмкинлеге бирә, дип аңлатты ул.

Шулай ук брифингта катнашучы яңа закон балалар бакчасында гомуми чыгымнарны өчкә бүлеп карау мөмкинлеге бирә, дип билгеләп үтте. Алар – республика субвенцияләре тарафыннан тәэмин ителә торган белем бирү хезмәтенә чыгымнар (педагоглар, тәрбиячеләр хезмәт хакы, уенчыклар, уку-методика әсбаплары сатып алу чыгымнары); муниципалитетлар акчасы исәбенә түләнә торган коммуналь чыгымнар; балаларны карау чыгымнары. Ата-аналар түләгән акча нәкъ менә соңгысына юнәлдерелә. Балаларны карау чыгымы составына туклану, көнкүреш хезмәт күрсәтү, медицина ярдәме, медикаментлар, тәрбиячеләрнең ярдәмчеләре, медицина хезмәткәрләре, пешекчеләр, техперсонал хезмәте өчен түләү чыгымнары керә.

Закон нигезендә мәктәпкәчә белем бирүче дәүләт һәм муниципаль мәгариф оешмаларында инвалид, ятим һәм ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балаларны, шулай ук туберкулез интоксикацияле балаларны тәрбияләү өчен ата-аналардан акча түләтелми. Мисал өчен, тәрбияче гаиләсе өчен ташламалар саклану яки өстәмә ташламаларга килгәндә, бу муниципалитетлар дәрәҗәсендә хәл ителә, дип ассызыклады Данил Мостафин. Әгәр аларның бу ташламаларны калдыру теләге һәм акчасы бар икән – бу законга каршы килми, диде ул.

Хәзерге вакытта Татарстанда балалар бакчаларына түләүләр өчен 14 меңнән артык өстәмә компенсация билгеләнгән. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында брифингта ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин белдерде.
2014 елның 1 гыйнварыннан Татарстан Республикасында балалы гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтү максатынан адреслы социаль ярдәм күрсәтү чарасы гамәлгә куела. Бу компенсация гаиләнең бер әгъзасына күпме керем туры килүгә карап билгеләнә һәм адреслы характерга ия. Шул ук вакытта ата-аналар өчен федераль компенсация дә кала: беренче балага 20 процент күләмендә, икенчесенә – 50 процент, өченчегә һ.б. – 70 процент. Республикада бу компенсацияне 72 мең тирәсе гаилә ала. Шул ук вакытта мәктәпкәчә мәгариф учреждениеләренә 190 меңнән артык бала йөри.

Шулай ук Татарстан балалар бакчаларында өстәмә компенсация алу шартлары, документлар кабул итү, консультация бирү оештырылды дип искәртте Айрат Шәфигуллин. Министр мәгълүматына караганда, хәзерге вакытта 14 мең өстәмә һәм 4,5 мең федераль компенсация билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International