Татарстанда 2, 061 млн. кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ул еллык заданиенең 85,9%ын тәшкил итә

2013 елның 15 ноябре, җомга

2013 елның 14 ноябренә Татарстан Республикасында 2, 061 млн. кв. м. торак файдалануга тапшырылган, ул еллык заданиенең 85,9%ын тәшкил итә, үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда 107,5%. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов хәбәр итте.

Киңәшмәне республиканың барлык муниципаль районнары белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды.

Фәрит Хәнифов билгеләп үткәнчә, 2013 ел программасын үтәү (2,398 млн. кв. м. күләмендә) Татарстан Республикасында үткән ел белән чагыштырганда бер кешегә торак тапшыру күрсәткечен яхшыртырга ярдәм итәчәк һәм ул 24,5 кв. м булачак.

18 муниципаль районда торак тапшыру планы тулысынча үтәлгән, 9 муниципаль районда үтәлеш – 90%тан артык.

Социаль ипотека программасы кысаларында Татарстанда гамәлгә кертеләчәк 383,3 мең кв. метрдан 261,7 мең кв. м гамәлгә кертелгән, ул планның 68,3%ын тәшкил итә, ел азагына кадәр 121,6 мең кв. м тапшырасы бар.

2014 ел программасына килгәндә исә, 529 йорттан 9,464 мең гражданны күчерү күз алдында тотыла.

Тулаем 25 муниципаль берәмлектә участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләре өчен хезмәт торагы төзү программасы тәмамланды.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, бу мәсьәләгә аеруча игътибар бирергә кирәк. Без участок вәкаләтле полиция хезмәткәрләре эшен бәяләп бетермибез, диде ул, иң беренче чиратта, аларның төп максаты – районнарда һәм тулаем республикада тынычлык һәм тотрыклылык тәэмин итү.

Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрының беренче урынбасары Фәрит Хәнифов шулай ук муниципаль районнарда спорт мәйданчыклары төзелеше турында сөйләде (барысы 155 спорт мәйданчыгы).

2014 елда муниципаль районнарда тагын 70 спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла.

Ятим балаларны торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 2013 елда 120 млн. сумга 121 торак урыны сатып алынган. 2013 ел азагына кадәр тагын 144 объект сатып алыначак. 2014 елда 294 ятим бала торак белән тәэмин ителәчәк.

Бөек Ватан сугышы ветераннарын торак белән тәэмин итү программасы буенча республикада 249 ветеран өчен 57 йорт төзелгән. 17274 ветеран торак белән тәэмин ителгән инде. Калган ветераннардан (меңгә якын кеше) 407се субсидияләр алган, дип хәбәр итте Фәрит Хәнифов.

Күп балалы гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы кысаларында 2013 елда 44 сертификат рәсмиләштерелгән, шулардан 39ы реализацияләнгән.

Рөстәм Миңнехановка шулай ук балалар бакчаларында чиратлылыкны бетерү программасын гамәлгә ашыру һәм мәктәпкәчә балалар учреждениеләрен төзү турында сөйләделәр. Татарстан Президенты балалар бакчаларын төзү графигы буенча артка калган районнарга барып, бер атна эчендә муниципаль районнар башлыклары һәм подрядчы компанияләр җитәкчеләре белән очрашулар уздырырга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International