Республикада урып-җыю кампаниясенең барышы, терлек азыгы әзерләү һәм беренче яртыеллыкта терлекчелек тармагына йомгаклар турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин уздырды.
Республиканың барлык районнары диярлек бөртекле культуралар җыюга керештеләр. Башлыча көзге бодайны, шулай ук борчак, арпа һәм көзге арышны җыялар. Бүгенгә 82 мең га яисә планнан 7% чамасы суктырылган. 388 мең тонна ашлык суктырылган, уртача уңдырышлылык - 47,3 ц/га.
Спас районында 10 мең гектардан артык ашлык суктырылган, Буа, Зәй, Сарман районнарында 5 мең гектардан артык мәйданда бөртеклеләр җыелган. Алар беренчеләрдән булып урып-җыюга керешкәннәр. Бөртеклеләрнең уңышы Тәтеш районында югары - гектардан 68 центнердан артык. Кукмара һәм Мамадыш районнарында 65 центнерга якын суктырыла.
Россельхозцентр филиалы белешмәләре буенча, көзге бөртекле культураларның дымлылыгы тамырда югары - республика буенча уртача 26% чамасы. Моңа вегетация чорында дым белән яхшы тәэмин ителеш, Минераль туклануның җитәрлек булуы һәм саклау чаралары ярдәм итте. 4 районда көзге рапс җыю башланды. Барысы 16 мең га суктырасы бар. Төп мәйданнар «Чистай» холдингында тупланган - 15 мең гектардан артык.
Урып-җыю мәйданнарыннан уртача уңыш гектарыннан 30 центнер чамасы. Бу культураның төп өстенлекләре - уңыш сабан рапсына караганда бер ярым-ике тапкыр күбрәк, корткычларга каршы көрәшкә, урып-җыю алдыннан гарантияле сатуга һәм финанс ресурсларын тулыландыруга чыгымнар азрак. Бүген рапс сату бәясе - тоннасына 32 мең сум.
Ике-өч атнадан, урып-җыю эшләренең иң югары ноктасында, көзге чәчүне башларга кирәк. 2026 ел уңышы өчен көзге чәчү планы 502 мең га тәшкил итә. Терлек азыгы әзерләү кысаларында бүгенгә 364 мең тонна печән (планнан 111%), 2 млн 523 мең тонна сенаж (ихтыяҗдан 77%) әзерләнгән. 1 шартлы баш терлеккә 19,5 ц.к. туры килә. Узган ел бу күрсәткеч 16,5 ц.к. тәшкил иткән.
Күпьеллык үләннәрнең 2 нче чабымын җыюга 38 район хуҗалыклары кереште. 78 мең га мәйданда чаптырылган.шул ук вакытта республиканың авыл хуҗалыгы формированиеләре берьеллык үләннәр һәм катнаш азык җыялар. 40 муниципаль районда 83 мең га мәйданда чаптырылган, бу планнан 67%. Районнарда терлек азыгы әзерләү дәвам итә.
Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен азык әзерләү төгәлләнеп килә. Бүгенгә 518 мең тонна печән әзерләнгән яисә ихтыяҗның 114% ы, 2024 елндан калганны исәпкә алып, халыкның азык белән тәэмин ителеше 129% тәшкил итә. Терлек азыгы белән тәэмин итү буенча Алабуга, Саба, Кама Тамагы, Кукмара, Баулы, Теләче муниципаль районнары аеруча нәтиҗәле эшләде, аларда терлек азыгы белән тәэмин ителеш 150% тан артык тәшкил итте.
Министр шулай ук терлекчелек тармагының беренче яртыеллыктагы йомгаклары турында да сөйләде.
Барлык категория хуҗалыклар буенча 1 млн 166 мең тонна сөт җитештерелгән, терлек һәм кош-кортның тере авырлыгы 235 мең тонна. 2024 елга карата үсеш һәр күрсәткеч буенча 3% тәшкил итте. 830,4 млн йомырка җитештерелгән. Динамика - 104%, бу узган ел дәрәҗәсенә карата плюс 35 млн данә.
Быел 1825 башка исәпләнгән 6 сөтчелек комплексы сафка бастырылган. 20 мең сыерга исәпләнгән 23 инвестпроектны гамәлгә ашыруның төрле стадияләрендә. Әлеге проектларны гамәлгә кертү исәбенә өстәмә рәвештә 100 мең тонна сөт көтелә. Республикада 6 айда сөт буенча гомуми үсеш 46 мең тонна тәшкил итте, шуның 39 меңе яисә 85% дүрт районнан: Әтнә, Мамадыш, Минзәлә һәм Кукмара районнарыннан.