Ләйлә Фазлыева махсус хәрби оперция ветераннары һәм анда катнашучылар өчен «Батырлар. Татарстан Геройлары» программасында җиңүчеләр белән очрашты

2025 елның 30 июле, чәршәмбе

Республикада махсус хәрби операция ветераннары һәм анда катнашучылар өчен "Батырлар. Татарстан Геройлары" программасы гамәлгә ашырыла. Проектның максаты - Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы, шулай ук башка өлкәләрдәге вазыйфаларны биләү өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм ветераннар арасыннан перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.

Программада катнашу өчен махсус хәрби операциядә катнашучылар арасыннан 1600 татарстанлы гариза биргән. Сайлап алу нәтиҗәләре буенча укуга 45 кеше кабул ителгән. Һәр катнашучыга дәүләт һәм муниципаль хезмәт җитәкчеләре арасыннан остаз беркетелгән, ул үзенең тәҗрибәсе һәм белеме белән уртаклашачак.

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева «Батырлар. Татарстан Геройлары" программасында ике җиңүче өчен остаз итеп билгеләнде. 30 июльдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында аларның беренче очрашуы узды, анда алдагы планнар һәм карьера траекториясе турында фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International