Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча еллык план 80%ка үтәлгән

2025 елның 9 августы, шимбә

Татарстан Республикасында торак төзелеше буенча еллык план 80%ка үтәлгән. Республика буенча төзүчеләр тарафыннан 2 млн 599 мең кв. м. торак тапшырылган.

Коммерциячел торак төзүчеләр планның 33%ын тапшырган. Әзер 70 йортның мәйданы 558 мең кв. метрдан артып китә.

Социаль ипотека программасы 61%ка үтәлгән. Быел тапшырырга планлаштырылган 35 йортның 11е әзер. Файдалануга тапшырылган торак мәйданы - 99 мең кв. м.

Шәхси торак сегментында файдалануга тапшырылган йортларның мәйданы - 1 млн 941 мең кв. м. Мондый мәгълүматларны бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин китерде.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Төбәктә җитештерүдәге имгәнүләрне профилактикалау өчен контроль-күзәтчелек чаралары уза. Аларны тармак ведомстволары да, үзлегеннән җайга салынучы оешмалар да үткәрә. Ел башыннан бирле 1 621 тикшерү үткәрелгән, тәртип бозучыларга карата 656 тапкыр дисциплинар йогынты чаралары кулланылган.

Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе бу чорда 990 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча административ җаваплылык турында 320 карар чыгарылган. Баш инвестиция-төзелеш идарәсе 1 854 тикшерү уздырган, таләпләрне үтәмәүнең 4 082 очрагы ачыкланган, 3 893 хокук бозу очрагы бетерелгән.

Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү программаларының ничек гамәлгә ашырылуы турында хәбәр итте.

Ятим балалар өчен 204 торак урынга өч дәүләт контракты төзелгән. ТР Сатып алулар буенча дәүләт комитеты 29 июльдә дүртенче дәүләт контракты кысаларында 149 торак урын сатып алу буенча контракт төзү хокукына аукцион игълан итте.

Яшь гаиләләр категориясендә субсидияләрне 46 алучы кулланган. Быел бу категориянең 69 вәкиле яңа торакка ия булачак. Димәк, 23 торак алучы фатир сайлау этабында.

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр категориясендә 27 сертификатның 5се 476 кв.м. мәйданга сатылган. Калган гаиләләр буенча ТР Дәүләт торак фонды торак урыннарын сайлап ала. Иң аз санлы категория - мәҗбүри күченеп килүчеләр, чернобыльчеләр һәм Ерак Төньяктан күченеп килүчеләр: биредә быелгы өч торак алучының берсе генә торак таба алмаган.

Киләсе блок - социаль-мәдәни объектлар төзү буенча дәүләт һәм республика программалары. Торак төзелешенә ярдәм итүгә ике программа юнәлдерелгән. Шуларның берсе - «Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» яңа республика программасы. Су белән тәэмин итү челтәрләре буенча конкурс процедуралары алып барыла, дәүләт контрактлары август ахырына кадәр төзеләчәк.

Юллар буенча дәүләт контрактлары төзелгән инде, подрядчылар мәйданчыкларда эшләргә керешкәннәр. Эшләрнең гомуми үтәлеше 27% тәшкил итә. Подрядчылар су белән тәэмин итү челтәрен төзүнең ике объекты буенча эшкә керешкәннәр. Эшләрнең гомуми үтәлеше 5% тәшкил итә.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының өч объекты буенча үтәлеш 76% дип бәяләнә.

Мәгариф өлкәсендә 13 объект төзелә, шуларның 8е – гомуми белем бирү учреждениеләре. Мәктәпләр буенча төзелеш-монтаж эшләре 78%ка үтәлгән. Хисап чорында Казанда бер объект төгәлләнгән. Биш балалар бакчасы буенча да эшләр 51%ка үтәлгән.

Сәламәтлек саклауда 53 объект төзелә. 47 фельдшер-акушерлык пункты буенча төзелеш-монтаж эшләрен башкару - узган ике атнада тапшырылган 12 объектны исәпкә алып - 90% тәшкил итә. Башка алты сәламәтлек саклау объектының әзерлеге 74% тәшкил итә.

Программалар кысаларында Яшьләр эшләре министрлыгы линиясе буенча 11 объект төзелә. Өч яшьләр үзәгенең әзерлеге 81% тәшкил итә. Хисап чорында Зеленодольск районында объект тапшырылган. Республика программасына кертелгән 8 балаларны савыктыру лагере төзелешендә планлы эшләрнең 46%ы башкарылган.

Спорт объектлары исемлегенә 23 корылма керә. Шуларның иң эресе - Футболны үстерү үзәге. Әлеге объектта әзерлек 45% тәшкил итә. Дүрт футбол манежы төзелешендә подрядчылар төзелеш-монтаж эшләренең 93%ын башкарганнар, узган ике атнада Арча һәм Менделеевск районнарында ике объект төзелеп беткән.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча «Мәдәният»тармагында дүрт объект төзелә. Ике күп функцияле үзәк төзелешендә һәм район мәдәният йортын реконструкцияләүдә үтәлеш 45%ка җиткән.

Бу атнада подрядчылар «Гаилә» илкүләм проектына керә торган Кайгырту йорты төзелешен төгәлләгәннәр.

«Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча Казанда ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Объект былтырдан күчкән, аның әзерлеге - 92%. Өч республика программасына 25 объект кертелгән. 16 башкарма комитет төзелешендә башкарылган эшләр 94% тәшкил итә. 11 объект төгәлләнгән.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтүнең 7 пунктын төзү үтәлеше 90% тәшкил итә. Ике янгын сүндерү депосы бинасы эшләр 71%ка башкарылган.

Җәмәгать киңлекләрен төзекләндерү яхшы темплар белән бара. Республика һәм федераль программаларга 61 объект кертелгән. Шуларның 44е эштә. Программа чараларының үтәлеше 67%ка җиткән.

Алга таба - федераль һәм республика программалары кысаларында алып барыла торган инженерлык челтәрләрен модернизацияләү барышы турында. Бүгенге көндә инженерлык челтәрләрен модернизацияләү программалары буенча барлык контрактлар да төзелгән.

Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча планлаштырылган күләмнең 83%ы үтәлгән. Подрядчылар тарафыннан 88 объектның яртысы төгәлләнгән, алар арасында – подрядчылар тарафыннан хисап чорында тапшырылган дүртесе дә бар. Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча гомуми үтәлеш 54% тәшкил итә.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының дүрт объекты буенча планлаштырылган күләмнең 75%ы үтәлгән. Республика һәм федераль программаларда каралган коммуналь инфраструктураны модернизацияләү 67%ка үтәлгән. Быел барлыгы 136 программа объекты, шуларның 113е эштә.

Аннары министр алдагы җылы бирү чорына әзерлек турында хәбәр итте. Муниципаль районнар тарафыннан «Торак фонды мониторингы» системасына кертелгән мәгълүматларга караганда, бүгенгә республикада объектларның гомуми әзерлек 72% тәшкил итә. Торак фонды буенча әзерлек паспортлары 30%ка рәсмиләштерелгән. Котельныйларның әзерлеге 77% тәшкил итә. 35 муниципаль берәмлектә 712 объект эшләнә әле. 9 муниципаль районда эшләр төгәлләнгән.

Мәгариф өлкәсендә 2 649 объект әзер, бу 75% тәшкил итә. 37 районда 520 объект эшләнә әле.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә объектларның 88% әзер. 34 районда 220 объект эшләнә.

Мәдәният объектлары буенча 37 районда 274 объект кала. Гомумән алганда, тармак объектлары буенча әзерлек 85% тәшкил итә.

Социаль яклау объектлары буенча 132 объект әзер, үтәлеш 79% тәшкил итә. 27 районда эшләр төгәлләнмәгән.

Спорт объектлары буенча 218 объект әзер, үтәлеш 76% тәшкил итә. 26 районда эшләр төгәлләнмәгән.

Яшьләр сәясәте өлкәсендә 88 объект тәмамланган, бу 67% тәшкил итә. 16 районда 44 объект эшләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International