Алексей Песошин: Юл-төзелеш тармагында алдынгы технологияләрне актив гамәлгә кертү мөһим

2025 елның 26 августы, сишәмбе

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин юл төзелешендә нефть химиясе продукциясен куллануны киңәйтү мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнашты. Чара Татарстан нефть-газ химиясе форумы кысаларында «Казан Экспо» да узды.

Очрашуның модераторы ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов булды. 

«Автодор» дәүләт компаниясе объектларында нефть химиясе продукциясен куллану тәҗрибәсе турында «Автодор» дәүләт компаниясенең техник сәясәт һәм инновацион технологияләр идарәсе башлыгы урынбасары Сергей Ильин сөйләде. 

КДАТУ вәкилләре югары уку йортының фәнни-инновацион эшләнмәләрен гамәлгә кертү турында хәбәр иттеләр. 2013 елдан республиканың 10 районында җирле модификацияләнгән материаллар кулланып 40 эксперименталь участок төзелде. Эшкәртү һәм модификацияләү исәбенә башлангыч материалның төрле физик-механик үзлекләре (ныклыгы, салкынга чыдамлыгы һ.б.) яхшыра.

Киңәшмә барышында шулай ук төрле компанияләр җирне ныгыту технологиясе, полимербетоннан эшләнгән әйберләр, герметизацияләү материаллары һәм башка проектлар буенча үз эшләнмәләрен тәкъдим иттеләр. 

Татарстан Премьер-министры юл-төзелеш тармагында алдынгы технологияләрне гамәлгә кертүнең мөһимлегенә басым ясады. "Сыйфатлы һәм имин юл челтәрен үстерү безнең өстенлегебез булып кала, һәм фән бу процесста төп рольне уйный. Безгә күбрәк инновацион чишелешләр кирәк», — дип белдерде Алексей Песошин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International