Рөстәм Нигъмәтуллин татарстанлыларны Россия Хәрби даны көне белән котлады

2025 елның 3 сентябре, чәршәмбе

Бүген, 3 сентябрьдә, Россиядә Хәрби дан көне билгеләп үтелә, ул милитарист Японияне Җиңүнең 80 еллыгына һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлануга багышлана. Татарстанлыларны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин котлады.

"Хөрмәтле татарстанлылар! Сезне чын күңелдән милитаристлар Япониясен Җиңү көне һәм Икенче бөтендөнья сугышы тәмамлану белән котлыйм!

Бу дата аеруча әһәмиятле, чөнки 80 ел элек егерменче гасырның иң канкойгыч сугышы тәмамланган. Бөек Ватан сугышы тәмамланганнан соң, Кызыл Армия сугышчылары Япон агрессорлары тарафыннан оккупацияләнгән дус илләрнең азатлыгы өчен көрәшүен дәвам итә.

Икенче бөтендөнья сугышы, кешелек тарихында иң куркыныч, миллионлаган кешенең гомерен өзгән һәм кешеләр язмышында онытылмас җәрәхәтләр калдырган сугыш, 1945 елның 2 сентябрендә Япониянең берсүзсез капитуляциясе турындагы актны имзалаганнан соң, тәмамлана.

Без милитарист Японияне тар-мар итәргә һәм тыныч күк йөзен тәэмин итәргә ярдәм иткән батыр фронтовикларга, тыл хезмәтчәннәренә һәм хезмәт ветераннарына чиксез рәхмәтле.

Сезнең батырлыгыгыз өчен сезгә түбәнчелек белән баш иям! Сезгә нык сәламәтлек, озын һәм бәхетле гомер һәм гаилә иминлеге телим".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International